#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тыл ветераннарын котладык

последние и лучшие новости искусства в мире

Бөек Җиңү көне алдыннан Червишево хакимияте хезмәткәре Ирина Ковешникова, авыл ветераннары советы рәисе Зөлфирә Сергеева, Илдус Рәхимов һәм мин, кулыбызга фотоаппарат, видеокамера алып, ветераннарыбызны котларга юл алдык.

Беренче өйгә Саҗидә апа Баязитованы котларга кердек. Безне аның кызы Мәфрүзә ачык йөз белән каршы алды. Саҗидә апа чиста, заманча итеп җиһазланган бүлмәдә ял итәргә яткан булган. Без кергәнгә бик куанды. Икенче өйдә 89 яшьлек Мөфәрлихә апа Баязитова тора. Аның кызлары Әлфирә һәм Равилә апалар әбине тәмле ашлар ашатып яхшы карыйлар. Аннары Разия апа белән Мәхмүт абый Хәкимовлар, Хөсния апа Вәлиеваны котлап чыктык. Люция апа белән Хатыйп абый Хәбибуллиннарга кергәч, Люция апа медальләре эленгән костюмын киеп чыкты. Туксан яшенә якынлашуга карамастан, апаның канына сеңгән интеллигентлыгы әле бетмәгән. Аның саф акылы, хәтере, ул пешергән тәмле пәрәмәч-гөбәдияләре кемне генә сокландырмый. Бүгенге көндә дә Люция апаның язмалары “Яңарыш” газетасы битләрендә басылып тора. Аннан соң Кайнәт апа Насыйбуллинаны котладык. Без килеп җиткәндә Хәлилә апа Фастуллина капка төбендә утыра иде. Олы яшьтә булуга карамастан, безне таныды, котлау сүзләреннән күзләре яшьләнде. Шәкимә апа Хәмидуллина, Нәфисә апа Мирьяминова, Әнүзә апа Хәмитова, Галиулла абый Хәбуровлар, Зәйтүнә апа Рәхмәтуллина, Мөслимә апа Шаматовага бүләкләр тапшырып, башка урамга юнәлдек.

Анда безне Мәрзия апа Нәбиева, Кавия апа һәм Зәйнетдин абый Кормановлар көтәләр иде.

Ә инде 101 яшьлек Бибкәй әби Гарифуллина янына кергәч, Зәкия апа Бакиевага сокланмыйча булмады. Чөнки ул Зур Акъяр авылында 40 елдан артык шәфкать туташы булып эшләп, хәзерге көндә йөрәк җылысын һәм кулларының көчен әнисен һәм авыру абыйсын карауга багышлаган.

Иң ахырдан Кәшифә апа Тимербаевага килдек. Ул матур итеп дога кылды. Чиста урыннарда ятып, тәмле ашлар ашаучы Кәшифә әби Сания апа карамагында яши. Сугышның ачысын-төчесен татыган “кыз-әбинең” догалары кабул булып, илебез имин, күгебез тыныч булсын. Рәхмәтләребезне кабул итегез, зур йөрәкле ветераннар, исән-имин яшәгез.

Рәхмәт сезгә, ветераннар,
Зур йөрәкле булганга,

Бар көчегезне жәлләми

Җиңүгә омтылганга.

Авыр сугыш елларында
Ачлы-туклы йөргәнгә,

Үзегезне уйламыйча

Барсына өлгергәнгә.

Бөек җиңүдә сезнең дә
Бик зур бит өлешегез.

Ходай саулык бирсен сезгә,

Имин булсын күгегез!

Фирдания ИХСАНОВА,
Акъяр клубы мөдире. Төмән районы. Акъяр авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836