Материалы

Япон сугышында катнашкан авылдашыбыз

последние и лучшие новости искусства в мире

18-6Җиңү бәйрәме алдыннан авылдашларым, Бөек Ватан сугышы ветераны Вилдан Усман улы Солтанов һәм аның тормыш иптәше, тыл ветераны Хәлбикамал Хәлиткызы турында язарга булдым. Вилдан Усман улы 1927 елда Исәт районы, Югары Егәнле авылында туа. 4нче сыйныфны тәмамлагач, 13 яшьлек малай җиң сызганып колхозда эшли башлый. 1945 елда, 18 яше тулу белән, аны фронтка алалар. Бу вакытта Германия белән сугыш тәмамлану вакыты була. Фашистларны җиңгәч, пулеметчы ярдәмчесе буларак, Вилдан Усман улы совет гаскәрләре белән бергә Ерак Көнчыгышка японнар белән сугышка җибәрелә. Илебез каршында биргән антына тугры булганы өчен ул И.Сталинның Рәхмәт сүзе, “Японияне җиңгән өчен”, “Ерак Көнчыгышта япон сугышында катнашканы өчен” медальләре белән бүләкләнә.

Сугыштан соң ул туган ягына кайтып, ат караучы булып эшли башлый. Күрше авыл кызы Хәлбикамал Хәлит кызы белән гаилә корып, 7 бала үстерәләр. Хәлбикамал апа да 4нче сыйныфны тәмамлап, 15 яшеннән колхозда төрле эшләр башкара. Тыл ветераны буларак, лаеклы ялга ул хезмәт ветераны исемен алып чыга. Шулай ук ул күп балалы ана буларак, 1-2-3 дәрәҗәдәге “Ана даны” медальләре белән бүләкләнгән. Вилдан Усман улы лаеклы ялга чыкканчыга хәтле ат караучы булып эшли. Кызганычка каршы, сугыш ветераны үзенең 80 яшьлек юбилеена бер ай гына җитмичә, 2007 елның 10 маенда вафат була. Бүгенге көндә Хәлбикамал апа кызы Мәрьям тәрбиясендә яшәсә дә, балалары көн саен килеп хәлен белешеп, ярдәм итеп торалар.

Ачилә ИХСАНОВА, Исәт районы, Югары Егәнле авылы.
(Рәүфә К
АНГАЗИНА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума