#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яратып, рәхәтләнеп укыйм

последние и лучшие новости искусства в мире

Исәнмесез, хөрмәтле “Яңарыш”!

Мин газетага 1992 елдан бирле язылып киләм. Бу хатымда себер шагыйрәсе Галия Абайдуллина турында уйларымны белдерәсем килә.

Элек мин поэзия белән ул кадәр дус түгел идем. “Яңарыш” битләрендә “Зилә” псевдонимы белән шигырьләр күренә башлагач, алар күңелемә хуш килде. Зиләнең иҗаты белән кызыксына башладым. Шул вакыттан бирле аның даими укучысы һәм дусты мин. Ул гади, аңлаешлы телдә яза, шигырьләре чын күңелдән иҗат ителә. Шуңа да җиңел укылалардыр алар. Бик тә ошаганнарын яттан өйрәнәм. Шәһәр урамнарында йөрсәм дә, бакчада эшләгәндә дә күңелдән шул шигырьләрне сөйлим. Ятлау хәтерне яхшырта, кәефне күтәрә, эчке дөньяны җайлый, баштан начар уйлар югалалар. Рухи яктан баетуы да әһәмияткә ия.

Галия апаның яңа китапларын тәкъдим итү кичәләрендә мин гел катнашам: яттан шигырьләрен сөйлим. Аларның темалары бик төрле: ул туганнарына, якыннары, дусларына рәхмәт тә юллый, киңәшләрен дә бирә, туган телне саклауда борчуларын җиткерә, совет тормышына сагынуын тасвирлый. Галия апа сәхнәдә чыгыш ясаганда, тамашачы тынычланып кала, игътибар белән аны тыңлый. Ул миңа кеше буларак та, иҗаты буенча да бик ошый. Быел “Сораулар борчыйлар” исемле 15нче китабын бастырды. Себер шагыйрәбезнең әле озак еллар иҗат чишмәсе саекмасын, илһам килеп торсын.

Алсу ХӘЛИТОВА, Тубыл шәһәре.
(Гөлнур ВӘЛИЕВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836