Материалы

Бердәм яшәүче авыл

последние и лучшие новости искусства в мире

Быел яз айларында миңа туган ягым – Тархан авылында тантаналы бәйрәмнәр күрергә насыйп булды.

Авылда сугыш һәм тыл ветераннарына багышланган һәйкәл ачылды. Урамда салкын, яңгыр булу сәбәпле, калган программаны карарга клубка чакырдылар. Сугыш чорына әзерләнгән концерт программасын язып кына да бетереп булмас дип әйтер идем.

Төмән өлкә Думасы депутатларының тырышлыкларын, бердәмлекләрен, эшли беләләр дип, яхшы яктан күреп сөйләде Әнис абый Усманов.

Район үзәгеннән Яркәү районының хөрмәтле гражданы да чакырылып, үзенең бәйрәм тантанасына килүенә рәхмәтен белдерде.

Авылда үткәрелгән бәйрәмнәрдә мәчет имамы Вәгыйз Рәис улы Ильясов та читтә калырга тырышмый. Кем генә Коръән ашына чакырмасын, үзенең кирәкле вәгазьләре белән һәрвакыт әзерләнеп килеп, җыелган халыкка җиткерә. Яше олы булуына карамастан, дини белемне читтән  торып Уфа шәһәренда ала. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын да догалар белән каршы алганнар. 9нчы май көнне алар үлгән сугыш чоры авылдашларына мәчеттә Коръән мәҗлесе уздыралар. Бар мөселманнар, аларның урыннары җәннәттә булсын дип, Аллаһы Тәгаләдән ялварып сорыйлар. Килгән кунакларны да Аллаһы йортына чакырып, үзләренең проблемаларын хәл итәргә ярдәм күрсәтүләрен сорыйлар.

Сүзне Әнис абый Усмановка бирделәр. Ул беренче итеп ничек бу эшне башлап, 7 кешедән торган комиссия җыюларын, кемнәрнең нинди эш белән ярдәм күрсәтүләрен, берсен дә читтә калдырмыйча, һәркемгә рәхмәт сүзләрен белдереп чыгыш ясады. Хөкүмәт биргән акча җитмәгәч, алар халыкка мөрәҗәгать итәләр. Акча белән булышкан халык исемлеге дә эленгән иде. Озак еллар лаеклы ялда булуына карамастан, авылның тарихын язып баручы Зөһрә апа Усманова да сугыш ветераннарының материалларын кирәкле урынына урнаштырган. Лилия Вәли кызы Бәширова җитәкчелегендә бик эчтәлекле концерт программалары да халык күңеленә хуш килде.

Бар җыелган халык баштан ахырына кадәр таралырга ашыкмадылар. Безнең балаларыбыз, оныкларыбыз авыл уртасында утырган һәйкәлгә тукталып, батырлык күрсәткән әтиемнең, абыемның, бабаем-әбиемнең фамилияләрен күреп горурлык белән укыдылар. Уйлаган хыялларын тормышка ашыручы бердәм, тырышып эш алып баручы Тархан авылы халкына рәхмәт. Һәрвакыт эшләре уң булсын. Туган ягыбызны сагынып, туганнарыбызны, туган нигезебезне күрергә килгән вакыт Тубыл елгасын рәхәтләнеп үтәр өчен күпер салдыруга күп көч куйган Хәнисә Чәүдәт кызы Алишина белән Асия апа Шәяхмәтоваларга да рәхмәт әйтми китми булмас.

Роза ГАФАРОВА, Ялутор районы, Яңа Атьял авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума