#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Чик сакчылары көне

последние и лучшие новости искусства в мире

24-6Кырынкүл авылы янындагы чик сакчылары көненең бәйрәм программасы митингтан башланды. Ул Россиянең чик буе гаскәрләренең 97 еллыгына багышланды. Монда ветераннар һәм чик сакчылары тантаналы марш белән бер минут тын торгач, веноклар салдылар. - Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алдылар. Митингтан соң зур концерт булды. Төмән татар мәдәният үзәгенең иҗади коллективлары катнаштылар. Программада төрле спорт уеннары, атлар һәм этләрнең чыгышларын карап рәхәтләндек.

Россиянең Азия өлеше мөселман дини идарәсенең Төмән казыяты мөфтие Фатыйх хәзрәт Гарифуллин чыгыш ясап, барлык чик сакчыларын бәйрәм белән котлады. Ул: “Мин бу көнне чик сакчылары өчен генә түгел, ә барлык төмәнлеләр өчен дә бәйрәмгә әйләнсен иде дип телим”, - диде.

Фатыйх хәзрәт үзе дә армиядә чик сакчысы булып хезмәт иткән.

Чик буенда хезмәт иткәннәргә, шулай ук Фатыйх хәзрәткә Мактау кәгазьләре бүләк иттеләр.

“Төмән өлкәсенең чик буе гаскәрләре ветераннар оешмасы” рәисе урынбасары Нуретдин Ибраһимов, Төмәндә яшәүче Зиннур Байнашев  һәм башка ветераннар булдылар.

Бу көннәрдә Төмән тимерьюлчылар колледжы янында чик сакчыларына тагын бер һәйкәл куелган. Таман утравында совет-кытай (1969 ел) бәрелешләрендә һәлак булганнар исемлеге гранит ташка уелып язылган. Алар арасында Төмән өлкәсеннән - Юрий Әхмәтшин, Александр Шестаков һәм Анатолий Яковлев та бар. Киләсе елларга анда да чик сакчылары бәйрәме уздырылачак.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836