Материалы

“Этнос”та татар телен яхшы белүче билгеләнде

последние и лучшие новости искусства в мире

20-12Бу көннәрдә Төмән шәһәренең “Этнос” балаларга гуманитар белем бирү үзәгендә ел саен үтә торган “Татар телен һәм мәдәниятен яхшы белүче- 2016” бәйгесе булып узды. Әлеге бәйгедә шәһәр мәктәпләрендә татар телен өйрәнүче башлангыч сыйныф укучылары ярыштылар. Бәйгенең төп максаты - татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның тормыш юлы, иҗаты буенча белемнәрен тикшерү, туган телгә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләү иде. Биредә балаларның Г.Тукай шигырьләренә ясалган рәсемнәр, кул эшләреннән торган күргәзмә дә оештырылган. Чараны татар теле укытучысы Наисә Гайнельянова күтәренке кәеф һәм педагогик алымнарны иркен кулланып, дәреснең нәтиҗәлелеген күтәрү ысулларын оста чиратлаштырып, төрләндереп алып барды.

Ул башта һәркемне бәйрәм белән җылы котлады һәм жюри рәисе – ТОГИРРО доценты Рафаэль Гадиев, әгъзалары - “Этнос” үзәге җитәкчесе урынбасары Рәҗига Фәйзуллина һәм минем белән таныштырды. Бәйге 7 турдан торды. Башта укучылар үзләре турында туган телдә матур итеп сөйләделәр. Аннары укытучы аларның татар теле грамматикасын, Г.Тукай шигырьләрен яттан, әкиятләренең эчтәлеген яхшы белүләрен тикшерде. Шулай ук балалар мәкальләрне тәрҗемә итеп, мәгънәләрен аңлаттылар, залда утыручы балаларны да түгәрәккә чакырып татар халык уеннарын уйнаттылар. Соңгы тур - иҗади бәйге, ярышучыларга җырларга кирәк булды. Биредә дә балалар югалып калмадылар, рәхәтләнеп татар җырларын башкардылар. Аларның һәр чыгышларын килгән кунаклар алкышларга күмделәр. Дәрес-бәйгедә балалар һәр мизгелдән ләззәт табып, зур канәгатьлек кичерделәр, Моны аларның һәр турда, уеннарда бик теләп катнашуларыннан, онытылып җырлау-биюләрендә күреп булды. Жюри әгъзалары киңәшләшкәннән соң, җиңүчеләр исемлеге игълан ителде. Татар телен иң яхшы белүче исеменә шәһәрнең 72 мәктәбенең 2”в” сыйныфы укучысы Алинә Гайнельянова лаек булды. 2 урынга 9 мәктәпнең 3 “а” сыйныфы укучысы Элина Әхтәриева чыкты. 3 урынны 9 мәктәпнең 2“г” сыйныфы укучысы Мөхәммәт Абдулов белән 72 мәктәпнең 3“в” сыйныфы укучысы Лина Габдуллина бүлештеләр. Ә 4 сыйныф укучысы Артур Назыров белән 81 лицейның 2“д” сыйныфы укучысы Алинә Магдеевага катнашканнары өчен аерым рәхмәт белдерелде. Җиңүчеләргә дипломнар һәм “Тинтаун” һөнәрләр шәһәренә барырга сертификатлар тапшырылды.

Рәүфә КАНГАЗИНА. 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума