Материалы

Сугыштан алган авыр яралар тынгылык бирмәде

последние и лучшие новости искусства в мире

24-7Бөек Җиңүнең 70 еллыгы исән-имин, илдәге тынычлыклар белән бәйрәм ителеп узып
та китте.

Сугыш һәм тыл ветераннары бик күп, аларның барысын да язып чыгу мөмкин түгел. Әмма “Яңарыш” газетасының 25 ел эшләү дәверендә меңләгән сугыш ветераннары язмышы дөнья күргәндер. Сугыш афәтен татымаган йортлар илебездә бөтенләй юк диярлек. Димәк, Җиңү бәйрәме көнне һәрбер йортта үзләренең якыннарын искә алмаган гаиләләр юктыр. Бу бәйрәмне һәрбер кеше олы ихтирам, эчке тетрәнү белән каршы алды.

Шушы көннәрдә үзебездән ерак түгел яшәүче Разия апа Дәүләтшина әтисе турында язуыбызны сорап килгән. Исән ветераннар да бик күп, өлкәнең төрле почмакларында берән-сәрән калсалар да, аларга җитешеп булмый әле. Өмет баглап килгән кешенең күңелен сындыру һич тә килешмәс, дип эшкә керештек. Разия апаның әтисе Латыйп Хәлим улы Әхәтов турында, сугыш ветераны буларак, “Солдаты победы” дигән китапның 9нчы томында укырга була. Әлеге китап 2006 нчы елда дөнья күргән.

Латыйп Хәлим улы Төмән шәһәре янында ук урнашкан Яңавылда (Парфеново) туып-үскән. Ул январь аеның 1907 елында дөньяга килгән. Мәдрәсәдә белем ала. Биек буйлы, спортчыларга хас гәүдәле, көчле рухлы кеше булган. Язгы бозлар китү белән Түре елгасында су коенган, татар көрәшләрендә катнашып, лаеклы урыннар яулаган. Сабыр, аз сүзле, кешеләргә ягымлылыгы һәм ярдәмчеллеге белән аерылып торган. Хәлим Латыйп улы тупны һавага чөйгәндә, (вертикаль юнәлештә) туп бер нокта булып кына күренгән һәм төшә-төшә яңадан тупка әйләнгән.

Инде китапта язылган мәгълүматлар буенча, нәкъ сугыш башланган елны Хәлим Латыйп улын армия хезмәтенә алалар. Алты айдан соң Бөек Ватан сугышы башлана, 398 нче укчылар полкында укчы була. 1942нче елның октябрь аенда Хәлим Латыйп улы авыр яралана. Бер елга якын госпитальдә дәвалангач, сугышта гарипләнгән фронтовикны туган ягына кайтаралар. Хатыны Оркыя апа аны көн дә мунча ягып, төрле үләннәр эчертеп, сылап аякка бастыра. Аннан соң ул хезмәт армиясендә дә эшләп йөри.

Хәлим Латыйп улының сугышта алган яралары гомер буена авыртып торалар. Кыйпылчыклар үзләрен сиздереп, ярасы гел ачылып җәфаландыра.

Сугыштагы батырлыклары өчен алган медальләре һәм сугыштан соң бүләкләнгәннәре кызы Разия апада саклана. Авыр яраларыннан терелә алмыйча Хәлим Латыйп улы 1980нче елда вафат була. Ул төзүче дә, Түре аркылы күчерү эшендә һәм пристаньда катер, баржаларны ягулык белән тәэмин итүче дә булып эшли.

Разия апа әтисе тырышлыгы белән югары белем ала. Ул сугышта алган яралары белән сызлана-сызлана эшләп кызын укыта.

Бөек Җиңүдән соң тулы бер кеше гомере узды инде. Сугыштагы фронтовиклар җилкәсенә ачы сугыш чоры гына түгел, җимерелгән халык хуҗалыгын торгызу еллары да төшкән.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума