#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Талымханда тукай бәйрәме

последние и лучшие новости искусства в мире

20-1126нчы апрель көнне Талымхан авылы мәдәният йортында  Г.Тукайның туган көненә карата “Тукай – үлемсез” дигән әдәби кичә уздырылды. Фойеда балаларның Тукайга багышлап үзләре ясаган рәсемнәре, агачтан, камырдан, пластилиннан әвәләнгән әкият геройларыннан күргәзмә оештырылган иде. Авыл китапханәсе Тукай китаплары, аның тормыш юлын сурәтләгән рәсемнәр, фотолар оештырды. Юбилей кичәсен оештыручыларның максаты: укучыларны бөек шагыйребез Г.Тукайның иҗаты белән  якыннанрак таныштыру. Ел саен ямьле яз аенда сөекле Тукаебызның туган көне зурлап үткәрелә. Бу көнне барлык татар халкы бәйрәм итә”, – дип Тукайның 130 еллык юбилей кичәсен авыл китапханәсе мөдире Рауза Азанова һәм Талымхан урта мәктәбенең татар теле укытучысы Римма Юскаева бәйрәмне башлап җибәрделәр.

Сәхнәдә шагыйрьнең иҗаты белән ныграк танышыр өчен аның әкият геройлары бергә уйнадылар. Укучылар матур итеп шигырьләр сөйләп, җырлап кына калмадылар, бер үк вакытта  Тукайның  әкият геройларына әверелделәр. Сәхнәдә Раиф Сабиров һәм Ислам Сафинның Былтыр белән Шүрәле образларын башкарулары шул кадәр югары дәрәҗәдә булды, тамашачы үзен Кырлай урманнарында йөргән кебек хис итте. Сәхнәдә күренешләр алышына торды. Менә пар ат белән кечкенә Тукай (Апуш) пәйда була. Кечкенә Габдулланың сабыйлык еллары ятимлектә, кимсетелү, кагылу-сугылуларда үткән. Аңа бик күп гаиләләрдә булырга, авылдан-авылга, кулдан-кулга күчеп йөрергә туры килгән.  Кечкенә Тукайны башкарган 2нче класс укучысы Рәмзил Сабиров үз ролен оста уйнап, тамашачыларның алкышларына лаек булды.   “Тукай шигырьләре ул гади һәм сабыр булырга, кешеләргә нәфрәт сакламаска, яшьтән үк хезмәт яратырга һәм яхшы укырга өнди”, - дип ветеран укытучы Мәүлидә апа Сәетова бәйрәмгә йомгак ясады. Әдәби кичә “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Рачия САБИРОВА, Төмән районы, Талымхан авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836