Материалы

Улым хәтеренең дәвамы...

последние и лучшие новости искусства в мире

Балаларыбыз дөнья куйгач, безгә тормыш туктап калган кебек тоелды. Шул 2008 ел, каныбызга кайнар су, йөрәкләребезгә янган ут булып сеңеп калды, чөнки бер генә түгел, хәтта ике тимер өзәрлек балаларыбызны югалтырга, үз кулларыбыз белән җирләргә туры килде. Һәр кешенең үз язмышы диләр, тик уйлап утырасың да, үзеңә төрле сораулар бирәсең, газапланасың, әрнисең. Ник алай эшләмәдем, ник болай эшләмәдем, дип үкенәсең. Тик андый сорауларга, адәм баласының язмыш юлына Аллаһы Тәгалә генә хуҗа, ул гына җавап бирә ала. Гомерне дә, язмышны да сорап, сатып алып булмый.

Менә 7 ел вакыт узды. Шул вакыт арасында без оныкларыбызның үсеп җиткәннәрен аңламыйча да калганбыз. Олы оныгыбыз Мәрьямгә 20 яшь тулып куйган, быел инде ул Нефть һәм газ университетын тәмамлады. Әтиләре Дәүләт дөнья куйгач, ул ике балага  булышу, укыту безнең җилкәгә төште. Без аларны әти-әниләреннән дә артык итеп яратабыз, хуш күрәбез, булышабыз.

Ә өченче оныгыбыз – Илмирга 19 яшь тулды. Ул шәһәрдә туып-үссә дә, авыл җирен артык күрде. Һәр ял саен каникулларда бездән кайтмады. Кечкенә булуларына карамастан, алар килгән фаҗигаларны, кайгыларны бергә күрделәр. Ул йокламаган төннәр, үкереп елаган минутлар, алар өлешенә дә төште.

Шундый авырлыклар кичерүебезгә карамастан, оныгыбыз бүгенге көндә хәрби хезмәткә алынды.

Илмирыбыз да, Раушан абые кебек, үзе теләп армиягә китте. “Барлык ир-атның бурычы – Ватанны саклау. Мин Раушан абыем өчен дә хезмәт итәргә тиеш”, - диде. Ул шундый сүзләр әйткәч, минем күзләрем караңгыланып, башларым әйләнеп китте, чөнки, нәкъ ул сүзләрне, кайчандыр, Раушан әйткән иде.

Без оныгыбызның шундый куркусыз адым ясавына, үз алдына җаваплы максат куя алуына чиксез горурланабыз. Улыбыз Раушан хәтеренең дәвамы булып, исән-имин хезмәт итсен. Екатеринбург шәһәрендә хезмәт итүче Илмир Ватаныбыз, халкыбыз алдында “ант” (присяга) бирде. Без аңа ышанабыз, ул Раушанның истәлегенә, исеменә тап төшермәс, үзенең бурычын намус белән үтәп, илебезнең тынычлыгы, азатлыгы өчен өлеш кертеп, тырышып хезмәт итәр.

Әйе, һәрбер ата-ана баласын бәхет, шатлык өчен җил-яңгыр тидермичә үстерә, тәрбияли, дөрес юлга бастырырга тырыша. Киләчәктә, карт көнеңдә, үзенә таяныч, терәк булыр дип өметләнә. Тик безнең язмышларыбызны кайгы-хәсрәт аерды. Җаннарны тетрәткән, күңел кылларын өздергән сагышлар бөтен калган гомергә җитәрлек.

Без Раушаныбызны онытмауларына, хөрмәт итүләренә милләттәшләребезгә, якташларыбызга бик зур рәхмәтлебез.

Гөлфруз АБДУЛЛИНА, Төмән районы, Нариман авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума