Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Акъярда концерт

последние и лучшие новости искусства в мире

17-12Татар мәдәнияте көннәрендә “Вернисаж» Винзили ял һәм мәдәният үзәгеннән артистлар Төмән районы, Акъяр авылына концерт белән бардылар. Концертта “Ләйсән” фольклор студиясе, «Хәзинә», “Хуҗабикәләр” ансамбльләре (Т.Нәзметдинова, Муллаш авылы) һәм Винзили поселогыннан “Дуслык” клубы артистлары, Винира Нигъмәтуллина һәм Галина Почитенко матур чыгыш ясадылар.

Тамашачылар һәрбер чыгышны көчле алкышлар белән каршы алдылар. Бигрәк тә талантлы балалар башкаруында җырлар, биюләр ошады. “Хәзинә” һәм “Хуҗабикәләр”нең моңлы җырларын, Флюз Катаев (“Уфтанма”), Винира Нигъмәтуллина, Фәридә Брызгалова (“Очрашу”), Мөдәрис Әхтәмов башкаруындагы җырларны бик яратып тыңладылар.

Концертны эчтәлекле, матур итеп Тәския Нәзметдинова белән Сәридә Хәлиуллина алып бардылар.

Ачилә Сагидуллинага, Акъяр клубы хезмәткәрләренә, татарларга гына хас булган җылылык белән каршы алганнары өчен зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Барыгызга да исәнлек-саулык, уңышлар һәм тыныч тормыш насыйп булсын.

Винира НИГЪМӘТУЛЛИНА,
“Дуслык” клубы җитәкчесе.

Төмән районы, Винзили поселогы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836