tyumen

CIT2

Подписка на газету 

Baner 230x300 1

Календарь 

Октябрь 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Электронная почта 

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безнең беренче сайт 

Гаеплеме, юкмы - анысын Аллаһы белер

последние и лучшие новости искусства в мире

28-6- Әкият түгел бу, кызым, ә чын булган хәлләр, - дип сөйләде Кәрим бабам миңа бу хәтирәләрне берничә ел элек. - Менә син әйтәсең, иман-йәсин әйттерәек, бабай, теге дөньяга китеп барасың, дисең. Ә син беләсеңме, кызым, туган авылымнан, туганнарымнан аерылып читкә чыгып китүемнең чын сәбәбен? Мин бит гомерем буе “Алла” дип әйтергә куркып яшәдем, ә синең Бәнсә нәнәң өстенә хәрби кием кигән һәр кешедән куркып, авырып китә торган иде. Атаң үсеп, күзгә күренә башлагач, шул ук кешеләр ике янбашларын шарт чабып үкенделәр: “Их, белмәдек, токым-ташыгыз белән бергә сөргенгә кудыру кирәк булган сезне!” - дип. Гомерем буе күңелемне корт кимерде, гаеплеме алар, юкмы? Ә син мине үләр көнемдә иманга иңдерергә сырынасың. Инде барыбер миңа бер маршрут, әгәр теге дөньяда атаңны күрсәм, синнән сәлам әйтермен... Ярар, кызым, синеңчә булсын, чакыр муллаңны, - диде ул бераз тынычлангач.

Менә шундый булды ул минем Кәрим бабам, барчасының да урыннары оҗмахта булсын. Сөргенгә куылган бабаларыбызның кайда җирләнгәннәрен дә белмибез. Исемсез каберләрегез өчен безне дә, юктан гаепләп, сезне исраф иткәннәрне дә гафу итегез!

Сөргенгә сөрелгәннәр

Балык арчыган хатыннарның беләкләрен чебеннәр узышмактан дигәндәй, бер-бер артлы, шау-шу килеп, рәхәтләнеп ашадылар.

- Хәзер тыш миечкә шеш балык тыгып алам да, кичке савым итеп тә куяты. Көннәр күзгә күренеп кыскараты, тагын көн үтеп бараты, ә минең эшләремне чебе чүпләп бетермәслек, йәнем, - дип Камилә бер өйгә керсә, бер пырлап кызган мич янына килеп сүләнеп ала. Балдызлары зур ашлауда балык тазартып маташалар иде.

“Камиләгә сүз әйтмәгез,

Аның кашарган чагы”, - дип гадәтенчә тиктормас Фәүзия җыр аша иңгәсе белән атаклашып өлгерә.

- Йыр, дисәң йыр түгел, йәнем, тегәнәк тел син, Фәүзия, - әллә чынлап, әллә юри үпкәләгән була Камилә.

- Сауысганнар, тыныч пулың, атагыз авырып ятаты, ишетсә - сүгелерсез. Бер оятыгыз юк, тастымал телләр, - диде өйдән чыккан алаша гына буйлы карт корткаяк.

- Киленем, үпкәләмә син аңа, атагызга арга таяп үчектерәте ул сине. Ошлап алсам, иңсә чәчең йолам, - дип орышты Сөлхиб карчык кече кызын, түбәлек астына карап йодрыгын селкеп, - әкәгестән тә оялу юк, тезгенсез!

- Уз, балам, атаң уянган, - диде карчык, мыек астыннан гына елмаеп карап торган озын буйлы, киң иңбашлы ир-атка. Ул бераз гына уйланып торгач, өйгә таба атлады.Такта баштан төшеп килгән Камиләне күргәч, Алим нәрсәдер әйтмәкчедәй булып, туктап кала. Камиләнең болай да алсу бит очлары кызарып чыга, ул наз тулы күзләре белән иренә карый, чак кына аның иңбашына кагыла да, балдызларга сүз булмыйм дигәндәй, мич янына ашыга.

- Быел көннәр әшгәрә әйбәт ултыраты, бер дә көз дип уйламассын, - дип әйтеп куйды тамагын кырып Алим, атасы янына кереп утыргач. - Мәңге авырып ятмассың, кышга катәр төзәлеп тә китәрсен, Алла боерса.

- Артык яшәүнең яме юк, балам. 70 яшьгә чыктым, яшәтем, яшәмәтем түгел, бы авыруымнан адәм булалмантаен. Сезгә - яшьләргә гомерен бирсен иде Ходаем. Замана башкарып ултыраты, балам, Кәбирнең бала-багыръәсе тә әле юк, синең Кәримең үзеңә итеп киләте, Аллага шөкер, күз тимәсен, бигрәк тә үзеңә охшаган. Ыштан-чалбарларының иң-балакларын көн тә озайтсаң, көн тә кыскара. Дөньялар гына әүгем-шәүгемсез булсын ите. Як-яктан шомлы хәбәрләр киләте, туган туганын сататы, гаепсез башлар исраф булып ятаты.

- Ата, үзең безгә әйтәсең куй, буласы булар дип, пошынма бер тә, язмыштан узмыш юк, - дип куйды яңа гына тыштан кергән Кәбир, ишек яңагына сөянеп. - Мин ишетеп килтем, Тугыздан Мөхәммәттаип мулла балларын алып урыс якка качып китепте, указной мулла Фәтхулланы да күрсәтеп куептылар. Ул үзе чакырту буенча Чурнай аша, саздан тура атлап китепте.

- Юк, балам, без бер калай да качып котыла алмасбыз, кайта булса та, бер үлем. 366-ның арасыннан таралган, Алла боерыгы белән яралган тогым без. Ай ярымнарына пуласы пулар, сентябрь ярымнарына. Син үзең тә яңа гына Бохаратан укып кайттың, йә сөйлә, нинди хәлләр бар дөньяда? Ә син, Алим балам, бер тә үпкәләмә миңа, кече хатыны - сөекле хатыны, дип сүләйтеләр сөяксез телләр. Сөйгән хатынының паласын Үзбәкстанга ибәреп укытаты, олы бичәнең паласына хайван абзарларын тазарттыраты, диделәр. Алай түгел, балам, аналарыгызны да, үзегезне бердәй күрәм, тик барыбер өйгә бер юньле хуҗа кирәк. Үзегез күрәсез, миннән инде ни файда. Дус-ишләребез дә күп, дошманнарыбыз да мәмер, бер дә юк диярлек түгел. Сез, яшьләр, аяк-буыннарыгыз тың, бәлки, юлагай котылыр җаен табырсыз. Минең әйткәннәрне колагыгызга салып ултырың. Ашлыктан Петропаулга кән алыс түгел, Паулодарга, Бохарага ефәк юлдан ничә ел сәүдә белән йөрдек, караван сарайларда безне онытмаганнар әле. Ул барага итешсәгез, исән калдыгыз дигән сүз.

Асты кат өйнең уты төне буе сүнмәде. Хатыннар күз яшьләрен сөртә-сөртә самовар сызгырттылар. Ике хатын, ике көндәш Сөлхибҗамал белән Хәлимә көндәге ыгы-зыгыларын онытып, бергәләшеп иртәнге ашны әзерләделәр. Бүген аларның теләкләре бер: аларныңкыларга тимәсеннәр иде, калдырсыннар иде берүк.

Тугыздан уполномоченный килгән хәбәрне ике тынышын бер итеп тынып яткан Мөхәммәтулла карт та ишетте.Кәбир белән Алим дә азык-төлек салынган биштәрләрен әзерләп куйдылар. Кешеләрне алыстан гына йөреп Кәрим дә күзәтте, аңа кән милиционерның күзенә күренмәскә куштылар, буй-сының озын, бәла-казадан ераграк тор, диделәр. Ул тирләп бетте, битләреннән чыплап әллә яңгыр, әллә күз яшьләре акты. Ичмасам, һаваның төбе тишелгәндәй, бер туктамый яңгыр ява. Бүген җир шарының бөтен явызлыгы Тулла шыкның ишек алдына яңгыр булып коелды сыман.

Күн итекле, озын кара плащ кигән, кырыс йөзле уполномоченный яңа гына кырып юылган идәнне пычлап, түргә узды. Тып-тын калган өй эчендә черки очкан тавыш та ишетмәссен. Күн итекләрен салмыйча, уполномоченный өйнең икенче катына күтәрелде. Унике яшьлек Кәримнең йөрәге баскыч шыгырдаган саен, менә-менә авызыннан чыгардай типте. Урысны этеп төшерер иде ул, наганын тартып алып, үзен атыр иде. И, нарасый, синең кулдан килә торган эшмени бу? Кара, нинди пәһлевандай ирләрнең башлары түмән иелгән.

- Түшәктәге авыру Мөхәммәтулла картны, сиксән бер яшьлек Тимерали Мөхәммәтбакиевны да калдырам, әгәр авылдашларыгыз арасыннан өч кеше гаризага кул куйса. Арбага йөк булмасыннар, әҗәлләре күзгә күренгән. Куясызмы? - дип сорап куйды уполномоченный Шакировтан. Күрше-күләннең беркеме дә күренми, угратлары ябык, капкалары бәйле, хәтта тәрәзә пәрдәләре дә бөргәлгән иде.

- Куалар, сөргенгә куалар, - диеп пышылдаштылар ябык пәрдәләр астында. Мөхәммәтулла картның ишек алдында якташларыннан нибары өч кеше.

- Советлар властенә кәрәге булмаган адәмнәрнең, авыл халкына бернәрсәгә дә кәрәге юк. Картларын да калдырмагыз, ата башлыклар алар, бөтен өшгәвә алардан башланады. Без яңа чорда яшибез, яңа тормыш корабыз, безгә Алласы да, мулласы да кәрәк түгел, яшәсен бөек Сталин, шыкларның токымнары бетсен! Аларсыз да дөньяны алып баручылар итәрлек. Ике катлы өйләрен ишәргә, бөтен әйберләрен бүлешеп алырга, - дип бигрәк тә ирәмседе теге өчәү.

Кәрим, Шәһир, Шәһит, Айнисафа бүгеннән алып ятим калдылар. Малайларның өлкәннәре көймәләр артыннан Кайбалага тиклем йөгерделәр.

- Көймәләрен аударып, урысның үзен атсыннар иде, алар бит бишәү, ә ул үзе генә, - дип өзгәләнде, кайткач картнәсенә Кәрим, - их, әгәр мин анда булсам!

- И-и, бичара бала, син әлегә үзең дә белмәйсен, нинди бәладан котылып калдың, мә, икмәк булса да ашап тор, колыным.

- Ә син, картнә, ник син ашамадың? Син дә ач калдың куй, бернәрсәсез калдык, картнә, чәй кайнатып эчкәле самоварыбыз да, ятыр ятагыбыз да юк инде безнең, - дип такылдады Кәрим.

- Мин ашадым, балам, ашадым. Тус тусаякта та чәйне кайнатып пулаты, колынчагым, үсәкле үсәте, әле генә син дә адәм булырсын, бер дә кари калмассын, - диде Хәлимә карчык, оныгының башыннан кәкрәеп беткән бармаклары белән сыйпап.

Р.S. Быел Кече Уват авылыннан сөргенгә сөрелгәннәр истәлегенә оныклары тарафыннан һәйкәл куелды. Һәйкәлгә дүрт исем уелган. Мөхәммәтбакиев Мөхәммәтулла Мөхәммәтбак улына - 70 яшь, Мөхәммәтуллин Алим Мөхәммәтулла улына - 29 яшь, Мөхәммәтбакиев Тимерали Мөхәммәтбак улына - 81 яшь, Тимералиев Тухтар Тимерали улына - 32 яшь. НКВдының исемлегендә Мөхәммәтулла мулланың икенче улы Кәбирнең исем-фамилиясе табылмады. Мөхәммәтулла картның бер баласы качып кайтып барганда, миндә чәй эчеп узды, дип сөйләгән 1937 елда авылдашларына Коллар авылында яшәүче бер карчык. Авыл якка кайтмантаен инде, юлым бикле, дигән ул. 1975 нче елларда Сәмәркандтан Фәүзия мамага Кәбир бабайның кызларыннан хат килгән. Сөргенгә сөрелүдән куркып хатка җавап бирүче чыкмаган. Эзләнү эшләре әле бара, бүгенге хикәянең дәвамы булыр, ахыры, дип өметләнәм. Һәйкәлне ясату, урнаштыруда катнашкан барлык туганнарга, якташларга зур рәхмәт! Әйдәгез, инде бергәләшеп сугыш ветераннарына да һәйкәл булдырыйк.

Зөлхәйдә СӘЙДУЛЛИНА,
Вагай районы, Кече Уват -Тугыз авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836