tyumen

CIT2

Подписка на газету 

Baner 230x300 1

Календарь 

Май 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Электронная почта 

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безнең беренче сайт 

Халыкны хәтер яшәтә

последние и лучшие новости искусства в мире

Миңа бу мәкаләне язарга газетадан Роза Хәкимованың “Хәтер һичкайчан сүнми” мәкаләсен (№-52, 2018 ел) укыгач, күңелемдә зур этәргеч булды. Нигә соң шундый тарихи истәлекне яшь буынга мирас итеп калдырмаска?!

Минем дәү абыем Рәфыйк (әниемнең абыйсы) “Сугышка кадәр Төмәндә атаклы баянчылар нәселе – Бәшировлар һәм Шәяхмәтовлар бар иде”, - дип әйтә иде.

Ике зур нәсел – атаклы татар баянчылары тарихын яшь буынга җиткерү - безнең бурычыбыз. Бәшировлар нәселе, аларның сугыш каһарманнары, эш осталары турында Наилә Әхтәм кызы Бәширова (Аппасова) архивында бик кадерле истәлекләр саклана. Аларны бөртекләп җыюына рәхмәт.

... Шәһәр читендә Загородный сад бакчасында ял көннәрендә татарлар җыела торган була. Анда Хәмит ага Бәширов баянда беренче аккорд бирүгә, янына җыелган татарлар күмәкләп татар моңына зарыккан күңелләрен сафландырганнар. Никадәр җырларны башкарганнар, борынгы җырларны хәтергә төшергәннәр. Тел бит ул моң белән бергә саклана. Бию көе уйнаганда, барысы да дәррәү биергә кузгалганнар. Ләкин Хәмит ага олыгайгач, анда күп йөрми, төп эше – гармуннар төзәтү була. Үзенең остаханәсендә искергән атаклы Вараксин гармуннарын төзәтеп, аларга яңадан җан өрдерә.

Улы Әхтәм белән якыннан танышырга насыйп булды, безнең улыбыз Илдар аларның племянницасы Венерага өйләнде. Ул чагында Әхтәм Бәширов, гармунны куеп, дин юлына баскан иде инде. Бер генә тапкыр безнең Казанлыда да булдылар: уртак оныгыбыз Ринат тугач, Әхтәм бабасы дога укып исем кушты. Ләкин ул аннан соң озак яшәмәде, урыны җәннәттә булсын.

Ә татар баянчыларының легендасы Әсхәт Хәмит улы күп еллар Утесов ансамблендә уйный, диңгез флотында хезмәт иткәндә дә баяны гел үзе белән була.

Шәяхмәтовлар гармунчыларының аксакалы Шәякбәр абый төрле частьләрдән җыештырып, искиткеч баян ясый. Ватан сугышына китәр алдыннан хатынына: “Маһирә, бик кыен хәлгә калсаң, бар нәрсәне сат, баянны сакла”, - дигән. Аллаһыга шөкер, үзе дә исән-сау кайта, баяны, балалары да сау-сәламәт була. Сугыштан соң каядыр эшкә керү нияте белән ул ресторанга музыкант булып урнаша. Бер офицер аңа ул белмәгән көйне уйнарга сорый. Ул, белмим, дигәч: “Син нинди музыкант, шуны да белмәгәч”, - ди. Шәякбәр абый, баянын күтәреп, шунда ук чыгып китә һәм бүтән рестораннарга аягын да басмый.

Үзенең күңелендә гел моң, музыка була. Бервакыт вокзалда сугыштан кайтучы солдатларның бик матур көйгә җырлавын ишетә. Онытмас өчен эченнән көйләп өенә кайтканда, бер танышы очрап сөйләшә, теге көй хәтереннән чыга. Төннең берендә музыка исенә төшеп уяна да: “Маһирә, бир тизрәк баянны”, - ди. Шундый музыкага гашыйк кеше иде. Олыгайгач, бары тик гармуннар төзәтү белән шөгыльләнә.

Ул гармуннар Вараксин исеме белән бәйле. Казанда гармуннар фабрикасы төзелә. М.Вараксин тырышлыгы белән яшь осталар барлыкка килә. Ләкин ул фабрика ябыла. Хәзерге вакытта Вараксин гармуны дип йөртелгән татар гармунын аерым осталар гына ясый. Вараксин гармунына җан кертүгә өлкән Бәшировлар, Шәяхмәтов күп көч куйдылар.

Шәякбәр абыйның үз балалары музыкага битараф булдылар, тик олы улы Галиәкбәр скрипкада бик оста уйный иде. Ул баянда да уйный иде, тик дәвамлы түгел.

Шәякбәр абыйның өмете – туганнарының улларында булды, ә алар аның ышанычын акладылар: апасы Шәяхмәтова-Нәбиуллина Гарифәнең улы Мөхәммәтгали, сугышта һәлак булган энесенең улы Сәйфелмөлек, энесе Шәймәрдән улы Мөхәммәтшәриф виртуоз музыкант булып, картайганчы кулларыннан аккордеоннарын төшермәделәр. Алар бер авылда яшәп, кечкенәдән гармун уйнап үсәләр.

Сәйфелмөлек армия хезмәтеннән кайткач, тире-күн фабрикасында пенсия яшенә кадәр эшли. Эш автобусында аккордеоны үзе белән була. Аның уйнавы үзенчәлекле иде – уйный башлауга ук моң тарала – татар моңы музыка белән генә түгел, көйне сүзләре белән әйтә сыман. Ул рус көйләрен уйнаганда да, татарчага тартым килеп чыга иде. Үзе дә моңлы тавыш белән җырлый иде.

Мөхәммәт Шәриф (Шәриф) үсмер чагында ук яшьләрне гармунда уйнап җырлатып-биетеп үсте. Армия хезмәтен үтәгәч, Төмәндә милициядә хезмәт итә, эшендә аны чаялыгы, батырлыгы өчен хөрмәт итәләр, медальләр, рәхмәт хатлары белән бүләклиләр. Хәзерге милиция музеенда аның атка атланып төшкән фотосы эленеп тора. Мөхәммәтшәрифнең горурлыгы – “Баркаролла” аккордеоны булды. Аны башкалары беркаян да эзләп таба алмадылар.

Өч туган өчесе дә элекке Велижан районы, Уфим авылында туып, балачакларын шунда үткәрәләр. Әтиләре фронтта, алар зурлар эшләгән барлык эшләрне башкаралар. Арада Мөхәммәтшәриф җор телле, юморга бай, мәзәкчәнлеге белән аерылып тора иде.

Көне буена җир сөргән кулларына гармунын тотып, кичке уенга чыгарга да иренми, аны барысы да көтәләр иде. Үзе уйнаган көйгә шаян такмаклар, моңлы җырлар бар кайгыларын тарата иде.

Өченче туган – Мөхәммәтгалигә солдат хезмәтен чит илдә үтәргә туры килә. Бик әһәмиятле хәрби һөнәренә укудан башка ул эмигрантларның музыка мәктәбендә дүрт ел белем ала. Тырышлыгы бушка китми – ул Брамс, Штраус, Шопен кебек музыка корифейларының көйләрен уйнарга өйрәнә.

...Бервакыт иптәшләре белән ял итәргә чыгалар. Вано Мураделиның “Москва-Пекин” җыры бик популяр вакыт була. Аңа кушылып совет солдатлары рус телендә җырлыйлар, көйне ишеткән кытайлылар кушылып үз телләрендә җырлыйлар. Кытайның Дайрэн шәһәренең зур урамында көтелмәгән демонстрация пәйда була.

Армиядән кайткач, авылда 17 ел авыл клубын җитәкли. Авыл ярлы, колхоздан бернинди ярдәм юк, музыка техникасына беркаян өмет юк. Шулай булса да, район, өлкә фестивальләрендә беренче, икенче урыннарны алып Казанлы авылы клубы дәрәҗәле исемдә булды. Совхоз оешкач, райком аны авылга бүлек идарәсе итеп куйды, анда да 17 ел эшләде.

Туганнары белән дуслыгы елдан-ел ныгыды, өчесе бергә матур итеп туган көннәр, туйлар үткәрергә булыштылар.

Өлкә күләмендә халык иҗатына багышланган конкурста катнашып дәрәҗәле урын алдылар. Алар ул чарада татар һәм рус көйләрен уйныйлар. Өчесенең зурайтылган фоторәсемнәре Республика урамындагы күргәзмәдә кыш буена сакланды (“Океан” кибете янында).

Татар мәдәниятен үстерүдә Фәрит Хәкимовның роле зур булды. Югары белемле шәхес музыка осталарын, җырчыларны бөртекләп җыйды, аларның күңелен күрә белде. Аның тырышлыгы белән Төмәндә “Уйнагыз, гармуннар!” конкурслары үткәрелде.

Яшьләре олы булса да, Фәрит өч туган музыкантны Казанга “Уйнагыз, гармуннар!” фестиваленә алып барды. Анда Казан буенча экскурсия, Тукай-Кырлайга бару, якындагы татар бистәләрендә чыгышларына бик канәгать булып кайттылар. Рәхмәт Фәриткә!

Аннан соң беркая да чыгып йөрмәделәр, концертларда да катнашмадылар, бары тик үзләре өчен өйдә генә уйнадылар. Шулай итеп, өлкән музыкант Шәякбәр Шәяхмәтов исеменә тап төшермичә, бар гомерләрен музыкага багышлап, бер-бер артлы бакыйга күчтеләр.

Кайда соң моң?

Уфим авылы үзенең гармунчылары белән данлыклы булса, Казанлыда элек-электән җырга-моңга бай кешеләр яшәгән. Бу бигрәк тә Бөек Ватан сугышы елларында билгеле була – сугышка китүчеләрне җырлап озаталар (“Китәм инде – каласың”), хатларында да җыр аша сөйләшәләр, сагыну сагышларын аның аша белдерәләр.

Авылда моңлы итеп җырлаучы апалы-сеңеллеләр (Зөләйха, Миңлегөл, Фатыйма, Сәхия) мәҗлес күрке булалар иде. Күпләрнең күңелендә Якуп Гайнуллинның тавышы хәтердәдер. Кичке уеннан кайтканда, үзенең яраткан җыры “Нурия”не җырлый, җәйге кичтә бөтен урамга моң тарала.

Хәзер дә, олы яшьтә булса да, Зәйнулла Яруллин үзенең чыгышында борынгы җырларны җырлап күңелләрне кузгатты. Яшь җырчы Марат Вәлиевның да әнисе безнең авылныкы бит. Борынгы көйләр югалу белән гел кулланылмый торган нәфис сүзләр дә сөйләм теленнән юкка чыга, тел ярлылана. “Зиләйлүк”, “Әллүки” һ.б. борынгы җырларның кайтавазы гына булып калмасын иде, яшь буынга аларны өйрәтергә, күңелләренә сеңдерергә кирәк.

Безнең өлкәдә дә атаклы гармунчылар байтак. Алар гармунчы гына түгел, һәрберсе зур тырышлык белән төркем җитәкчеләре. Әхтәм Назыйров күптән үзенең “Әхтәмүшки”ен җитәкли, Әбүзәр Миңнебаев барысына да булыша, Гаяз Габдуллинның “Шытыр-шатыр”лары үсә бара, ә Җәгъфәр Касыймов бар җиргә җитешә. Аның энергиясе әле күпкә җитәрлек. Менә алар яшь буынга милли моңнарны сеңдереп, үзләренә дәвамчылар әзерләрләр дигән өметтә калам.

Нәркәс НӘБИУЛЛИНА, Түбән Тәүде районы, Казанлы авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836