tyumen

CIT2

Бу санда 

Подписка на газету 

Baner 230x300 1

Календарь 

Январь 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Электронная почта 

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безнең беренче сайт 

Мәскәү өчен сугышу

последние и лучшие новости искусства в мире

(1941 елның 30 сентябре – 1942 елның 20 апреле)

Түбән Тәүде районы, Кыткүл авылыннан һәлак булалар: Сәхабетдин Баһаветдинов, Гайнетдин Галямов (1942 елның февралендә).

Яралана: Миндубай Шакиров.

Катнашалар: Зарифҗан Батталов, Габдрәхим Биктаһиров.

Сугышта хәбәрсез югалалар:

Хикмәтулла Абдерахманов (1943 елның июнендә), Шәйхетдин Борһанов (1944 елның сентябрендә), Сабирҗан Баһаветдинов (1942 елның ноябрендә), Гыйльмулла Гайфуллин (1942 елның сентябрендә), Мифтах Гыйльфанов (1942 елның ноябрендә), Галимулла Гобәйдуллин (1942 елны), Мәүлетгәрәй Латыйпов (1943 елны), Бәдретдин Низаметдинов (1943 елның январе).

Бөек Ватан сугышы елларында Кызыл армиянең 4,5 миллион командиры һәм солдаты хәбәрсез югала. Түбән Тәүде районы хәрби комиссариаты хезмәткәрләре хисапка алынганнар һәм хәбәрсез югалганнарның гади гаскәри һәм сержант составының исемле исемлеген 1947-1948 елларда яшәү пунктларында йорт саен йөреп төзегәннәр.

1947 елның 17 мартында Түбән Тәүде хәрби комиссариатының хәрби комиссары майор Панько Совет армиясе югалтулар бюросына 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышы чорында хәбәрсез югалган хәрби хезмәткәрләрнең исемлеген җибәрә. Документта Шәйхетдин Борһанов, Гайнетдин Галямов, Мифтах Гыйльфанов, Мәүлетгәрәй Латыйпов, Бәдретдин Низаметдинов билгеләнәләр.

Гайнетдин Галямов бу исемлектә “86” һәм “101” тәртип номерлары белән ике тапкыр искә алына. Беренчесендә аның белән хатлар алышу элемтәсе 1941 елның ноябрендә тукталган дип күрсәтелә. “Хат юлдан. Тула районында һәлак булган”, дип билгеләнгән. Кайчан туганы язылмаган, кайда туганы аңлашылыр-аңлашылмас кына билгеләнгән, туганнары графасында: “Тормыш иптәше Майбәдәр Галямова”, - диелгән.

Икенче тапкыр инде башкача язылган: “Язу элемтәсе 1943 елның декабрендә тукталган. 1944 елның февралендә һәлак була”.

Шушы исемлектә һәр фамилия янына: “Үлгән дип исәпләргә”, - дип язылган.

Фронтта Гайнетдин Гыйльметдин улының бертуганнары – Канчәбер авылыннан чакырылган Зәйнетдин, Зәлһаб сугышалар.

1948 елның 5 январенда Кызыл армиянең гади гаскәри һәм сержант составының һәлак булган һәм хәбәрсез югалганнарын хисапка алу идарәсеннән Түбән Тәүде хәрби комиссариатына җавап килә. Анда, Хикмәтулла Абдерахманов 1943 елның июнендә, Сабирҗан Баһаветдинов 1942 елның ноябрендә хәбәрсез югалалар, алар үлгәннәр дип исәпләнә, дип хәбәр ителә.

Хикмәтулла Абдерахманов сугышкача Түбән Тәүде районы, Турай авылында яши. 1930 елда оешкан “Турай” колхозында эшли. Бу колхоз коллективлаштыру чорында һәм сугыштан соң ОГПУ исемендәге колхоз составына керә. Бүгенге көндә Турай авылы юк.

Хикмәтулла Сәлах улы Әхмәдулла, Хәкимҗан Кәримовларның, Әхмәтгали Абдерахмановның икедән туган абыйлары була. Сугышкача Кызыл армиягә бармаган, закон буенча хәрби хезмәттән азат ителгән.

1941 елның 27 августында 310 нчы команда составында Түбән Тәүдедән Ялуторга озатыла. Исемле исемлектә команда өч тәүлеккә бирелгән азык күләменә риза булган дип язылган. Аннан соң билгесезлек...1943 елны хәбәрсез югала, 5 баласы ятим кала.

Сабирҗан Баһаветдинов 1907 елда туа. Киндерле авылында яши. Гаилә мәҗбүри Свердловск өлкәсенә күченә. 1941 елның 9 ноябрендә мобилизация буенча Түбән Тәүде районы хәрби комиссариаты тарафыннан хәрби хезмәткә алына. Башка мәгълүматлар буенча 1942 елны Свердловск өлкәсе Белоярск хәрби комиссариаты чакыруы белән киткән. Ул яуга озатылгач, гаиләсе Кыткүлгә кайта. Бу авылда балалары үсә. Сабирҗан Миргазиз улының кече улы Хәсән лаеклы ялга чыкканчы “Большевик” колхозында механизатор булып эшли. “Хезмәт даны” ордены белән бүләкләнгән. Сабирҗан Баһаветдинов турында мәгълүматлар “Хәтер” китабында бар.

Мәүлетгәрәй Латыйпов фронтка эләкми, трагик шартларда Молотов өлкәсе (хәзер Пермь крае) Бершетск лагерьларында вафат була. Гаиләсенә хәбәрсез югалуы турында кәгазь җибәрәләр.

Бәдретдин Низаметдинов ОГПУ исемендәге колхозда эшли, ул анда 1930 елны керә. Колхоз рәисе була. Сугышкача хәрби җыенда катнаша, 1939 елның 15 июлендә анда ант кабул итә. Фронтка 1941 елның 18 августында авылдашы Гатаулла Салаватуллин белән китә. Хәрби-хисап белгечлеге буенча (5нче ВУС – җиңел һәм авыр минометлар минометчысы) артиллериягә җибәрелергә тиеш була.

Гатаулла Салават улы нәкъ менә үз хәрби-хисап белгечлеге буенча (11нче ВУС – атлар йөртү артиллериячесе: вожатый, җигүле, әрҗәле) артиллериядә туп арбасы йөртүче була. Язмышы турында башка мәгълүматлар юк. 1943 елны югала.

Вилдан КӘРИМОВ.
(Диләфрүз Ф
ӘХРЕТДИНОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836