tyumen

CIT2

Подписка на газету 

Календарь 

Май 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Электронная почта 

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безнең беренче сайт 

Нәсел җепләрен барлаганда

последние и лучшие новости искусства в мире

Хәтерләүдән курыкма, син,
Үткәнеңне онытма, син!
Бел син ерак бабайларның
Ничек итеп көн иткәнен,
Нинди уйлар, нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен.

Равил ФӘЙЗУЛЛИНА.

Әйе, шагыйрьнең сүзләре уйландыра, җанга үтеп керә һәм алар тирән мәгънәгә ия. Беләбезме соң без ерак бабайларыбызны, аларның тарихта калдырган эзләре безгә мәгълүмме?

Билгеле, якындагы әби-бабайларыбызны белмәдек түгел, белдек. Ерак җирләрдә яшәгән бабайларыбызны хәзер эзли башладык, чөнки хәзер интернет челтәре, ТНВ-Планета каналы, китаплар безгә ярдәмгә килде. Мәкаләмдә үземнең бабайларымны барлау турында язам.

Минем картәтием Насретдин һәм картәтием Фәхриҗамал Магжановлар Сембер губернасының (хәзер Түбән Новгород өлкәсе) Сафаҗай авылыннан 1913 елда ул вакыт Тубыл губернасы, Ялутор өязенең Кулик авылына күчеп киләләр. Картәтиемнең абыйсы Фәттах, энесе Аббас, сеңелләре Хафиза, Маһирә гаиләләре белән Куликка килеп төпләнәләр.

Картәтиемә Куликта озак яшәргә туры килми. 1914 елның август аенда Беренче бөтендөнья сугышы башлана һәм ул сугышка китә. Кызганычка каршы, дошманны җиңеп авылга кайта алмый (кызы, дүрт улы) ятимлектә үсә.

Картәтиемнән бер генә хат килә, үлгән кәгазе (похоронка) килгәнме, юкмы – анысы билгеле түгел. Интернеттан алган документта түбәндәге сүзләр язылган. “Магжанов Насартин – пропал без вести: 300-й пехотный Заславский полк, рядовой. Дата события: 16 августа 1915 года. Участие в боевых действиях – Польский мешок (потеря Польши)”. Шушы документ аркылы картәтиемнең Польшада һәлак булуы һәм елы ачыкланды.

Картәтиемнең әтисе Магжан, әнисе Мәрьям Ситдиковлар кечкенә кызлары Рабига белән Куликка, балалары янына 1916 нчы елда киләләр. Уллары Фәттах Ялутор тимер юл станциясендә каршы ала һәм аларны авылга алып кайта (Магжан бабай 1931 елда, Мәрьям әби 1940 елда үлә).

Сафаҗайдагы туганнар арасында укымышлы, алдынгы дин әһелләре булган. Алар арасында Сөләйман мулла Рәҗәпов (ул 18 нче гасырда яшәгән), аның улы Салих мулла Сөләйманов (ул 1837 елда үлгән). Аның турында А.Н.Юзеевның “Просветительская мысль татарского народа” Казань, 2014. 102 нче биттә түбәндәге сүзләр язылган: “В начале 19 века в одной из мечетей Сафаджая имамом был известный своей         образованностью мулла Салих бине Сулейман, оставивший потомкам записи по истории села – описание того, что происходило каждый день в мусульманской общине Сафаджая. Его внук – Хабибулла бине Мухаммад впоследствии стал учеником Хусаина Фаизхана в Казани, потом учился в Бухаре и вернулся в родную деревню, где исполнял должность имама-мударриса”.

Хәбибулла имам Әлмөхәмәтовның (1830-1896) нәсел дәвамчылары Сафаҗайда хәзер дә яшиләр.

Салих мулланың икенче оныгы Исмәгыйль Галимҗанов (ул мәчеттә хатыйб булган) 1940 елда Себергә киткән. Кая китеп гаиләсе урнашкан, аны беркем дә хәзер белми.

Салих мулланың оныгы Юныс хаҗга баргач, 1940 елда Мәккәдә үлгән һәм шунда күмелгән. Хәбибулла имамның оныгы Абдулхай (1893-1974) Казанда Габдулла Тукайны күмүдә катнаша. Озак еллар ул мәктәптә укыта.

Салих мулланың нәсел дәвамчылары Садыйк Ильясов (1879-1937), Атаулла Хәсәнов (1871-1937), Мөхсин Хәбибуллин (1871-1937) муллалар - репрессия корбаннары. Аларны 1937 елда атып үтерәләр. Фәттах абый Магжановларны (1872-1937) “халык дошманы” дип Куликтан алып китеп Төмәндә аталар.

Салих Сөләймановның нәсел дәвамчылары Куликта, Атьялда, Асланада, Индрәйдә, Явызбыда, Винзилида, Ялуторда, Тубылда, Төмәндә, Ханты-Мансийскта һәм башка җирләрдә яшиләр.

Рафаэль МАГЖАНОВ, Ялутор районы, Аслана авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836