coronavirus2

tyumen

CIT2

Подписка на газету 

Календарь 

Август 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Электронная почта 

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безнең беренче сайт 

Саваплы сабак

последние и лучшие новости искусства в мире

(Хикәя)

(Дәвамы. Башы 26, 27 нче саннарда).

— Авыр түгел, балам, Әлхәмне, Кульһүәллааһүне өйрәнсәң, бернәрсәсе дә юк.

— Әлхәмдү лилләәһи раббил гәәләмииин. Әр-рахмәәнир-рахииим. Мәәлики йәүмиддииин… Шушы догамы, әби?

— Сөбханалла, кызым, өйрәнгәнсең бит!

— Мин аны кайда, кайчан өйрәнгәнемне белмим, әби. Ахрысы, мәрхүмә әбием өйрәтеп калдыргандыр.

— Шулай ул, балам, сабый чакта өйрәнгән бер дә хәтердән чыкмый. Менә, иртәгедән намазны икәү бергә укырбыз, боерган булса.

— Минем намазлыгым да юк шул әле.

— Анысы өчен кайгырма, кызым, сандыгымда кайчандыр үзем чиккән бик матур намазлыгым бар. Сиңа насыйп булган икән, Аллага шөкер.

Гайшәбикә әби эчке бер сөенеч белән сандыгы өстеннән кабартып куйган мендәрләрен алды. Үзе белән бергә картайган, шулай да бизәкләренең төсен, ямен җуймаган сандыгының капкачын сак кына күтәрә төште. Серле шыгырдап, гүя тылсымлы дөнья ачылды: Гайшәбикә әбинең сөякчел куллары сандыктагы һәр әйберне сыйпап-кагылып узды. Моңа кадәр бары музейларда гына очраткан чүпләмле сөлгеләр, чигелгән ашъяулыклар, тәрәзә эленгеләрен күреп, Айсылу ах итте:

— Әби, син боларны үзең чиктеңме?!

Гайшәбикә әби моңсу елмайды:

— Кем булсын инде, балам, үзем чиктем. Элек хәзерге шикелле кибет тулы маллар юк иде. Үзебез чигеп, тегеп, бәйләп, булмаганны булдырып яшәдек инде. Сиңа дигән намазлыгым да биредә икән. Мин үлгәч тә, төсем итеп, намаз укып тотарсың…

— Рәхмәт әби…

Икесенең дә күңеле тулды. Авыр тынлыкны Рушанның көр тавышы бозды:

— Әби, Айсылуга минем кечкенә күлмәгемне күрсәттеңме әле?

Гайшәбикә әбинең дымлы күзләре көлеп җибәрде:

— Ә, хәзер, улым! Менә, Рушан улымның шушы күлмәккә сыйган вакытлары да бар иде.

Гайшәбикә әби сандыгыннан кул яссуы кадәр генә бумази күлмәк алды. Айсылу бер күлмәккә, бер Рушанга карады:

— Истәлек өчен сакладыңмы, әби?

— Аның өчен генә түгел, кызым. Атасының күлмәген кигән бала атасына бик якын була диләр бит.

— Рушанымның баласына дип саклыйм бу күлмәкне.

— Күрсәткәч, күрсәткәч, минем кендекне дә күрсәт инде, әби, — дип көлде Рушан.

— Кендекне?!

— Менә бу төргәктә Рушан улымның кендек җебе. Бала тугач, өч-дүрт көннән өзелеп төшә ул, үзең әни булгач белерсең, кызым. Әле ярый, Рушан район бүлнисендә туды. Шәһәр роддомында кендек җебе дип хәбәрләнмиләр анда! Сандык төбендә ятса да, кешене гомер буена туган җиренә, туган нигезе белән бәйләп тора ич ул! – Гайшәбикә әби, тыңлаучылар булганда сөйләп калыйм дигәндәй, дәвам итте: — И, элек… Дөньяга сабый бала туу белән күңелле мәшәкатьләр башлана иде… Рушан улымны бүлнистән алып кайткач, мунчада үзем юдым. Тән төзәткечләре бетсен дип тозлы суда коендырдым. Беренче чәчкә күз тиючән була, хәсиятләп, аны алдым. Чәч авырлыгы кадәр көмеш бәһасеннән садака бирдек. Мулла чакырып, исем куштырдык…

— Кызык… Мин бу гореф-гадәтләрнең, бу йолаларның берсен дә белмим икән бит…

— Борчылма, Айсылу! Безнең бит аяклы энциклопедия – әби бар! Өтеренә, ноктасына кадәр өйрәтер, шулай бит, әби!

— Өйрәтермен, боерган булса, өйрәтермен! Аллаһы Тәгалә сезнең балаларны да күрергә насыйп итсен!

Рушан белән Айсылуның бит очларына алсулык йөгерде.

— Кызым, шушы калфакны бүләк итим әле сиңа…

Айсылу күтәрелеп карады да, телсез калды. Гайшәбикә әби кулындагы энҗе-сәйләннәр белән чигелгән кетер ак калфак бүләк өчен артык затлы иде.

— Юк, әби, шулкадәр зур бүләкне ничек алыйм?

— Ал, ал, кызым. Бер булса да кияргә иде дип, үзем чиккән идем, күпме хыялландым… Тол хатынга килешмәс дип, базмадым. Син яшь әле, сиңа килешер. Аллаһ кушса, никах мәҗлесендә киярсең, ал, кызым!

Айсылуның язмыш тарафыннан шактый кыйналган, шулай да каешланмаган күңеле рәхәт сулкылдады. Үз әбисенә, үз әнисенә сыенгандай, Гайшәбикә әбине кочып алды.

— Яле, киеп күрсәт әле! – Рушан бер кичтә инде икенче кабат үксеп елаудан коткарып калды. Айсылу ишек катында торган өч җәпле көзге каршына килеп басты. Кара-коңгырт чәчләрен тыгызлап ике толымга үрде, калфагын беркетте. Рушан сөйгәненән күзен алмады: җырларда җырланган, әкиятләрдә макталган чын татар кызы бит аның Айсылуы!

— Сөбханалла! Күз тимәсен, кызым! Рушан улымны бәхетле итәргә туган бала бул! – Гайшәбикә әби үз эченнән генә әллә теләкләрен, әллә догаларын пышылдады, яшьлек хыялының чынбарлыктагы чагылышы булган Айсылуга сокланып, ихластан яратып карады.

Илаһи мизгелне бозып, каты итеп ишек дөбердәттеләр. Гайшәбикә әбинең, нидер сизенгәндәй, бөтен эчке дөньясы калтырады. Тик яшьләргә берни сиздермәде, аларны түр якта калдырып, ишеккә юнәлде. Сизелерлек үк дерелдәгән куллары белән ишек келәсенә үрелде. Шуны гына көткәндәй, кемнеңдер авырлыгына чыдый алмыйча ишек ачылды… Ишек ачылды һәм бусагага таушалган, пычранган, хәлдән язган гәүдә ауды. Кетер актан киенгән, кетер актан басып торган Гайшәбикә әби үз аяклары астында аунаган бу мескен адәмдә үз баласының, үз газизенең, үз йөрәк пәрасенең йөз чалымнарын таныгандай итте.

— Я Раббым, рәхмәтеңнән ташлама, балаларыма иман байлыгы бир, калебләренә мәрхәмәт орлыклары сал… – дип пышылдады аның иреннәре.

Тәкъдир сикәлтәләрендә абына-абына, соңгы көчен җыеп туган нигезенә кайтып егылган кызының ни үле, ни тере гәүдәсенә карап, Гайшәбикә әби нигәдер җиңел сулап куйды.

Гөлүсә БАТТАЛОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836