tyumen

CIT2

Подписка на газету 

Baner 230x300 1

Календарь 

Июль 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Электронная почта 

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безнең беренче сайт 

Тәмугтан әйләнеп кайткан

последние и лучшие новости искусства в мире

(Ахыры. Башы 19, 25 саннарда).

Абайдуллинны һәм тагын берничә кешене ни өчендер яһүдләр барагына урнаштырдылар. Монда фашистларның усаллыклары искитәрлек: карашы ошамады, дөрес басмады – барысы өчен дә үлем. Көненә дүрт мәртәбә баракта тикшерү үткәрелә. Унбишкә кадәр фашист керә һәм сайлый башлыйлар. Авыруларны, хәлсезләрне алып чыгалар да, газ белән үтереп, крематорий мичендә яндыралар иде. Берәр яһүднең мөмкинлеге булды микән атнадан артык яшәргә?!

Яһүдләр барагына эләккән башка әсирләр дә шундый хәлдә иделәр, аларга да шундый ук җәфалар кулланылды. Берничә көннән соң Әхәтне һәм аның иптәшләрен хәрбиләр барагына күчерделәр. Ләкин артык үзгәреш сизелмәде, җиңеллек китермәде. Бары тикшерү саны бергә азайды: дүрт урынына өчкә калды.

9

Люблин тукталышының соңгы ноктасы – Майданек икәнлеге билгеле булды. Бөтен Европа Майданек дигәндә тетрәнә иде. Майданекка җитәргә ике чакрым калган, күңелдә бернинди курку юк. Ягылмаган, кузгала алмастай тутырылган вагонда азыксыз, эчәргә сусыз килгән әсирләрнең хәле бөтенләй авырайган иде. Исән калганнар көчсезләнеп урыннарыннан аякларын да кузгата алмый иделәр. Алар лагерьны ерактан ук күрделәр: тимер чыбык белән әйләндерелгән, югарыда сакчылар. Караңгы такта бараклар. Финнар Майданекны 1940 нчы елда төзегәннәр, элекке исеме “Дахау - №2”. Ул 250 гектарлы алты кырдан тора, һәрбер кырда 23 барак, һәрбер баракка 300ләгән кеше сыярдай планлаштырылган. Әхәт хәрби әсирләр өчен билгеләнгән кырдагы баракка эләкте.

Лагерь территориясенда әсирләргә сәгать 6 кадәр йөрергә була иде. Караңгы төшүгә, прожекторлар лагерь территориясен бөтен яктан яктырта. Ә прожектор яктылыгына эләккән кешене пулемет уты гына көтә. Көн саен Люблин Хелл шоссесында урнашкан концентрацион лагерьга меңләгән кешеләрне: поляк, рус, украин, яһүд, карты-яше, балаларны куып китерәләр. Кайвакыт аларны 6 нчы кырда үтереп, крематорий мичендә яндыралар. Көн саен һәрбер барактан утызар кешене крематорий миченә озата тордылар. Алар урынына яңадан-яңа әсирләрне китереп кенә торалар иде. Яшәргә күпме вакыт калганын, гомере кайчан өзеләсен беркем белми иде. Кайбер кешеләргә бигрәк тә авыр бурыч йөкләнде: хәзер алар үзләренең иптәшләрен ягалар, бер айдан инде үзләре шул ук крематорий миченә эләгәләр. Беркөнне Әхәт шундый вәхши хәл күрде. Фашистлар лагерьга 200гә якын баланы китереп атып үтерделәр дә, утка яктылар. Бу күп авырлыклар, газаплар күреп, ничә лагерьны узган кешеләрнең дә башына сыярлык хәл түгел иде. Көтмәгәндә, Әхәт Майданекта Тубыл районының Овсянниково авылыннан булган якташы Василий Шумиловны очратты. Аның белән азат ителгәнгә кадәр әсирлек авырлыкларын бергә кичерделәр. Язлар узып, 1944 елның җәе җитте. Июль аенда совет гаскәрләре Белоруссияне, Литваның күп территориясен немец фашистларыннан азат итеп, Польшага җиттеләр. Фронт Майданекка якынайган саен, фашистлар тагын да усалландылар. Үзләренең кылган вәхшилекләрен яшерер өчен, әсирлектәге халыкны тагын да күпләп үтерә башладылар.

Көннәрдән бер көнне әсирләр көнчыгыштан якынлашып килүче самолет тавышларын ишеттеләр. Озакламый бомбалар шартлавыннан җир тетрәнде. Ватылган тәрәзә тавышлары ишетелде. Майданектан ярты чакрым тирәсендә урнашкан комендатура шартлаган икән, ләкин бер снаряд та бу төнне лагерь территориясенә төшмәде.

Иртән лагерьдан ерак түгел автомат тавышлары ишетелде. Бераздан немецлар баракларны яндыра башладылар. Озакламый лагерь капкасыннан совет солдатлары күренделәр. Немецлар, атыша–атыша, лагерьның икенче очындагы капка артына яшеренделәр. Әсирләрнең кузгала алганнары бараклардан чыгып, үзебезнең солдатларга таба йөгерделәр. Әхәт тә урыныннан торырга теләде, ләкин баш әйләнүе һәм муенында түзә алмастай авырту аны яңадан урынына ятарга мәҗбүр итте. Әхәт кебекләр баракта күп иде әле.

Үзебезнекеләргә дип йөгерүче әсирләрне капка артында яшеренгән фашистлар автомат утлары белән каршыладылар һәм ике йөзләгән кеше һәлак булды. Берникадәр выкыттан соң, лагерь бөтенләйгә фашистлардан чистартылды. Әсирләр күз яшьләре белән азат итүче совет солдатларын каршыладылар. Күбесе бик нык ябыкканга, бик теләсәләр дә үзебезнекеләрне каршыларга урыннарыннан тора алмадылар, аларның күтәрелерлек көчләре юк иде. Әхәт тә шундый хәлдә иде. Аларның барысын да госпитальгә озаттылар. Госпитальдән чыккач, Әхәт дошманнан үч алырга да өлгерде. Ул Германиядә, дошманның үз оясында, фашистларга каршы көрәште. Җиңүдән соң туган авылы Лаемтамакка әти–әнисе, туганнары, кызы һәм тормыш иптәше янына исән әйләнеп кайтып, 3 кыз һәм 6 егет үстерде. 17 граната кыйпылчыгы Әхәтнең баш миендә соңгы минутына кадәр калды. Бер хирург та тешле тимер кыйпылчыкларын кузгатырга алынмады.

“Советская Сибирь” газетасыннан.
(Гөлбану БАРСУКОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836