#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

25 ноябрь – Әниләр көне

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән районы, Ямбай урта мәктәбенең 4 «А» сыйныф укучылары әниләре турында язалар

Минем әниемнең исеме Әлфия Вәлеева, аңа 30 яшь. Ул парикмахер булып Ямбайда эшли. Минем өчен әнием – дөньядагы иң матур кеше. Аның күзләре коңгырт төстә, кап-кара керфекләр белән сызылган.

Мин әниемне бик яратам, чөнки минем өчен аннан да кадерле кеше юк. Безне гел кайгыртып торучы, кечкенә генә шатлыгыбызны да зур итеп күрә белүче - әни. Ул әтиемне, сеңлемне, мине һәм песиебез Томны бертигез ярата. Әниебез безнең өчен үрнәк, бик оста ашарга пешерә. Дөньяда аның ризыгыннан иң тәмлесе юктыр. Без әниләребезне яратырга, хөрмәт итәргә, аларга һәрвакыт булышырга тиешбез.

Яраткан әниемне, әбиемне киләчәк Әниләр бәйрәме белән котлыйм.

Син бит, әни, безнең өчен кояш,
Синнән нурлар алып яшибез.

Озак яшә, мәңге яшь бул
Иң кадерле якын кешебез.

Яна ВӘЛЕЕВА.

* * *

Әни, әнкәй… Кеше өчен иң кыйммәтле, иң кадерле сүзләр бу.

Минем әнием - Әлфия Алимбаева. Аның ике малае hәм бер кызы бар. Минем әнием чибәр, акыллы hәм кайгыртучан. Ул чәчәкләр ярата.

Җәен без, апам, мин hәм әнием, җиләк җыярга яратабыз. Әни безнең өчен һәрвакыт борчыла. Ул нинди генә эшкә тотынса да − барысын да синең өчен дип, синең хакка дип эшли.

Киләчәк Әниләр бәйрәмендә мин дә әниемне котлыйм!

Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.

Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа гомергә.

Тимур ТУРЛАК.

* * *

Әнием минем иң якын һәм газиз кеше. Аның исеме - Гүзәл Хәйруллина. Әнием матур, коңгырт күзле, кара чәчле. Ямбай мәктәбендә сәркатип булып эшли. Әни – минем дустым, аның белән бөтен серләремне уртаклаша алам, ә ул тыңлый һәм киңәш бирә. Минем әни бик игътибарлы һәм кешеләргә ярдәмчел, бары да аны хөрмәт итә. Әнием миңа яхшылык кына тели һәм минем турында кайгырта. Кайчагында мин әнинең кәефен төшерәм, ләкин ул мине һәрчак аңлый һәм гафу итә. Мин әниемне бик яратам һәм аның белән горурланам. Әни, син иң яхшысы, син дөньяда бер генә!

Әмир ХӘЙРУЛЛИН.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836