Материалы

45 елдан соң очрашу

последние и лучшие новости искусства в мире

29-9Без, 1972нче елгы чыгарылыш класс укучылары, 1нче июль көнне очрашу кичәсе оештырдык. Без биш ел саен очрашып торабыз.

Бу юлы да Кремль янында җыелышып истәлеккә фоторәсемгә төштек, Губернский музеена экскурсиягә бардык, 430 еллыгын билгеләгән шәһәребезнең тарихы белән таныштык.

Бигрәк тә безне, өлкән яшьтә булуларына карамастан, очрашуга килгән укытучыларыбыз куандырды. Алар без үткәргән һәрбер чараларда катнаштылар.

5нче һәм 6нчы сыйныфларда укыткан класс җитәкчебез Мәдинә Хәбибулла кызы Касыймова, яшь булуына карамастан, безне әниләрчә кабул итте. Тыйнак, озын чәчле, зәңгәр күзле матур апабыз 18 ел укытучы булып эшли, аның барлык эш стажы 52 ел. Мактау грамоталары, рәхмәт хатлары, хезмәт ветераны исемен алып лаеклы ялга чыга.

Кормандаева (Раимбакиева) Наригөл Мөбәрәк кызы да Тубыл пединститутыннан соң туган авылына укытырга кайта. 7-8нче сыйныфларда ул безнең класс җитәкчебез була. Безгә Бегишево авылында аның 70 яшьлек юбилеенда булырга да насыйп булды.

Ул бөтен гомерен мәктәптә математика укытучысы булып хезмәт итә, оештыручы, завуч, директор булып та эшли. Хәзерге вакытта да математика фәнен укыта. Бик күп Мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән бүләкләнә, педагогик хезмәт стажы - 50 ел.

Ә хезмәт сөючән, иҗади, кунакчыл Рәшидә Корман кызы Бакиева ничәмә буын балаларга үзенең йөрәк җылысын бирә. Ул тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, рус теле һәм әдәбияты, җыр дәресләрен алып бара. Ул безнең күңелебездә таләпчән, принципиаль һәм үз эшен яратучы укытучы булып саклана.

Ул югары категорияле, РФнең атказанган укытучысы, халык мәгарифе отличнигы, хезмәт ветераны. Аның алган Мактау грамоталарын, рәхмәт хатларын, медальләрен санап бетергесез. Бүгенге көнгә кадәр ул “Яңарыш” газетасының актив хәбәрчесе булып тора, бөтен җиргә дә өлгерергә тырыша.

Рәшидә Корман кызының 75 еллык юбилее хөрмәтенә Төмән дәүләт университеты профессоры Хәнисә Чәүдәт кызы Алишинаның “Күренекле шәхесләр” сериясеннән китабы басылып чыкты.

Очрашу кичәсенә төрле төбәкләрдән килделәр: Садылхаян Саликова (Ишмөхәммәтова) – Нефтеюганскийдан, Бәдретдин Уразов - Түбән Вартадан, Клара Кабурова (Рамазанова) - Полуяново авылыннан, Сабарчан Арифханова - Вагайдан, Хәдичә Рафикова - Санниковадан, Нәркис Хисмәтуллин - Төмәннән, Сәвия Хәйретдинова (Тимербулатова) - Икенче Вагай авылыннан, Нурзифа Нәбиева (Юлдашева) - Оренбургтан, Хәмзә Рябиков - Ломаево поселогыннан, Рәхилә Айтнякова (Тагильбаева), Туктабигә Курмандаева (Хикмәтова), Камзулла Фазылов - Тубылдан.

Очрашу кичәсе укучыларның чыгышыннан башланды, аннары сүз кадерле кунакларга – хөрмәтле укытучыларыбызга бирелде. Һәрвакыттагыча, Рәшидә апа чакырганнары өчен рәхмәт сүзләрен белдерде һәм Роберт Миңнуллинның “Татарларым”, “Әнкәйләрне рәнҗетмәгез” исемле шигырьләрен яттан укыды һәм ахырда балаларыгыз һәм оныкларыгыз белән татар телендә сөйләшегез дип үгет-нәсихәтләрен, киңәшләрен биреп уңышлар теләде.

Хөрмәтле укытучыларыбызны, очрашу хөрмәтенә дип, истәлекле бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләдек. Алар да оештыручыларга үзләренең бүләкләрен һәм өстәлгә дип махсус пешергән күчтәнәчләрен тапшырдылар.

Хатирәләр, җыр-бию, төрле конкурслар, танып-белү уеннары белән кичә бик күңелле дәвам итте. Бу уеннар аркылы без һәрберсе турында яңалыклар белдек. Мәсәлән, кем иң беренче кияүгә чыккан, өйләнгән, кемнең беренче баласы туган, кем барсыннан да алда әби һәм бабай булган, кемнең иң күп бала, кемнең иң күп оныклар, кем иң беренче йорт салган, фатир алган һ.б. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

Сәвия Хәйретдинова мәктәп елларында төшкән фоторәсемнәрдән альбом ясаган. Шулай ук без арабыздан киткән сыйныфташларыбызны һәм укытучыларыбызны да искә алып үттек.

Хәзер инде үзебез дә күптән әти-әни, әби-бабай булган кешеләр. Бу онытылмаслык очрашудан барыбыз да канәгать булып таралыштык. Безне укытып, олы тормыш юлына озатканнары өчен хөрмәтле укытучыларыбызга рәхмәт. Алар безнең күңел түребездә мәңге сакланырлар.

Барлык укучылар исеменнән Рәхилә ТАГИЛЬБАЕВА (АЙТНЯКОВА).
Тубыл шәһәре.
(Нәсимә ТАШБУЛАТОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума