Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

60 ел бергә

последние и лучшие новости искусства в мире

51-6Төмән районы, Талымхан авылында ел ахырында Бүләк апа һәм Камил абый Юскаевлар гаиләсе 60 еллык туйларын билгелиләр. Моннан күп еллар элек әле 17 яше дә тулмаган матур кызга армия сафларыннан кайткан озын буйлы, кара кашлы егет гашыйк була. Ел буе аның артыннан калмый озата бара. Кыз да егеткә күз сала. Алар кавышалар. Менә хәзер 60 ел бергә, әби-бабай булганнар, бәхетле тормыш кичерәләр.

Җәй көне музей эшләре буенча Юскаевлар йортында булырга туры килде. Ишегалларына кергәч, чәчәкләр патшалыгына эләктемме, дип сүзсез калдым. Менә бүген дә, бөтен дөньяны кар каплаган вакытта, аларның өендә һаман да җәй, чәчәкләр аткан, җиләк пешкән: идән, урындык, карават, стеналарда чигелгән, бәйләнгән чәчәкле япмалар - ут сыманы, шәмәхә, алсу, сары лилияләр, күк ирислар, кызыл розалар, мүк җиләкләре, күбәләкләр чәчәктән чәчәккә куна. Төньяктан кышларга килгән кызылтүшләр нәсел агачын хәтерләткән бер агачның ботагына кунганнар. Бу кошчык – Гөлсинә кызларына охшаган – ул 1965 елның, ә бусы – апасы Гөлшат 1963 елның, матур исемлеләр, өченче кошчык – энеләре Идрис 1968 нче елның ул. Үзләре күптән әби-бабай булганнар, Бүләк апа белән Камил абыйга алты онык, 12 нәбәрә бүләк иткәннәр.

Юскаевлар яшәгән матур йортның идәненә җиңел генә басам, җәймәләрдәге чәчәкләрнең формасын бозмыйм дим. Монда чәчәкләр сөлгеләрдә, шешәле рама эчләрендә генә түгел, зур чүлмәкләрдә, гөл савытларында да үсә икән.

Менә караватта күп мендәрләр өелгән, зурысы, бәләкәйләре бар, бик матур чигелгәннәр.

Бүләк Хәкимулла кызы 1946 елның 10 нче июлендә Абайдуллиннар гаиләсендә туа. Әнкәсе Сәгъдия апа яктан әбисе Казаннан килгән кыз, әтисе – җирле егет. Башлангыч белемне туган авылында ала, 5-7 сыйныфларны Ямбай мәктәбендә тәмамлый. Унбиш яшендә хезмәт юлын башлый.

- Кыш көннәрендә мин авылдашларым белән бергә балык тоттым. Эссе җәй көннәрендә бөтен авыл халкы белән су эчендә печән эшләдек. Әле юллар төзелмәгән иде, каналлар да казылмаган. Кибәннәрне «залежкалар»га салып дымнан коткардык. Ул вакытта, Камил абый әйтүенчә, 500 тонна печән җыелды. Ә менә техникалы булгач, 20 көн эчендә бригадалар 4-5 мең тонналап әзерләделәр.

Яшьли генә тормышка чыктым. Каенанам балаларыбызны тәрбияләште, үстерде. Менә 1981 ел килеп җитте. Авылыбызда хатын-кызларга эш урыны булдырылды, шунда 1993 елга кадәр тегү эшендә булдым. Ул ябылгач, «Каскара» совхозында ун еллап чамасы хатыннар бригадасында эшләдем. Лаеклы ялга чыккач, күп еллар элек башланган бәйләнү, чигенү һөнәренә чумдым, - диде апа.

Бүгенге көндә Бүләк апаның осталыгын күрергә, өйрәнергә төрле яклардан киләләр, авыл укытучылары, район-өлкә осталары, Татарстаннан килгән кунаклар да булган анда. Иҗади конкурсларда аның кул эшләре беренче урын ала.

Тормыш иптәше Камил Сәйфулла улы турында да сөйләргә кирәк. Бөтен көчләрен туган халкына, туган җирләренә биргән кодрәтле ирләрнең берсе ул. Энесе Шамил Сәйфулла улы белән бергә авыл хуҗалыгын күтәрде, аның данын ерак чит җирләргә таратты. Оныклары бабайлары турында иншалар язды, аңа охшарга теләде:

- Бабаем Камил Юскаев 1939 нчы елның 18 маенда Кәлимә һәм Сайфулла Юскаевлар гаиләсендә Талымхан авылында туа. Бөек Ватан сугышы башлангач, кечкенә Камилгә ике генә яшь була, абыйсына – 4, ә энесе әле туып та өлгерми.Әтиләре сугыштан кайтмаган малайларны әниләре ялгызы үстерә. Тормыш авырлыкларын егетләр үз җилкәләрендә кичерәләр. Кечкенә генә Камил мәктәптә башлангыч белемне ала. Дүртенче классны тәмамлаган егет олы абыйлары белән бергә төрле эшләргә йөри, җир сөрә, ат белән могыл тарттыра.

Вакытлар тиз генә үтеп, 19 яшьлек Камил армия сафларына алына. Өч ярым еллык хезмәтен егетләрчә үти, тагын да матур, озын булып кайта. Бер ел да үтми, авыл кызларының иң матуры белән бәхетле тормыш төзи.

Авыл атларына алмашка корыч атлар килә. Яшь Камилгә 1965 нче елда МТЗ тракторын бирәләр. Еллар үткән саен совхозда эшләр арта бара, техника яңара. Безнең эш сөючән абыебызга «Долгий остров» дигән урында кукуруза үстерергә боералар. Аны солы, көнбагыш белән бергә чәчәргә кирәк, үз вакытында ашламалар кертү, комбайн белән уру – бу эшләрне Камил Сәйфулла улы осталык белән башкара.

Тәҗрибәле механизатор үз һөнәренә Мөхтәр Мөхәммәтҗановны өйрәтә. Үзе «ЮМЗ» тракторына атланып бәрәңге үстерә башлый. Соңыннан кишере, кәбестәсе, суганы китә. Абыйга нинди генә эш кушсалар да, ул аны намус, җаваплылык белән үти, авылда һәркемгә үрнәк. Киң күңелле, гади, кешелекле булганга, аны һәркем олылый.

Данлы Юскаевлар династиясеннән булган абый кырык елдан артык хөкүмәт эшендә булды. Туган иле үзенең улын онытмады, аның хезмәтенә югары бәя бирде: күпсанлы район, өлкә грамоталары, Мактау хатлары, ике «Хезмәт Кызыл байрагы» ордены, ВДНХның бакыр һәм көмеш медальләре белән бүләкләнде.

Бүләк апа белән Камил абый Юскаевлар бәхетле тормыш кичерсеннәр, әле тагын бик күп еллар балаларының, оныкларының тормышына шатланып яшәсеннәр.

Рәйсә РӘХИМОВА,
Төмән районы, Талымхан авылы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836