Материалы

“900 көн батырлык”

последние и лучшие новости искусства в мире

7-7Индрәй авыл китапханәсендә урта мәктәп укучылары өчен Ленинград шәһәренең блокадасын өзүгә багышланган «900 көн батырлык» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате узды. Чарада китапханәче балаларга Ленинград блокадасының авыр көннәре, фашистларның батырлыгы, ныклыгы һәм патриотизмы турында сөйләде. Балалар «Яшәү юлы» турында белделәр, анда яшәүчеләрнең коткарылуы, шулай ук 11 яшьлек кыз - Таня Савичева турында тыңладылар. Ул үз гаиләсенең тарихын тасвирлаган көндәлеге аркасында бөтен дөньяга танылды.

- Август азагында немецлар Ленинград өлкәсенең күп өлешен басып алалар һәм шәһәргә якынлашалар. Сентябрь башында Шлиссельбургны (хәзерге Петрокрепость) алып, ил белән бәйли торган коры җир юлларын кисәләр. Бердәнбер булып Ладога күле өстендәге су юлы гына кала. 1941 елның 4 сентябре көнне гитлерчылар Ленинградны артиллерия утына тоталар. Шул көннән 900 көнлек Ленинградны саклау эпопеясе башлана. Ай буена барган каты сугышлардан соң, безнекеләр дошманнарның һөҗүмен туктаталар. Ленинградны ала алмагач, фашистлар шәһәр халкын ачтан үтерергә карар кылалар. 12 сентябрь мәгълүматлары буенча, шәһәрдә икмәк, ярма һәм ит - 30-35 көнгә, май – 45, шикәр 60 көнгә генә җитәрлек, ә ташкүмер, бик саклап тотканда да, ноябрьгә, сыек ягулык сентябрь ахырларына кадәр генә кулланырлык калган була. Ладога күлендә көзге навигация тукталгач, хәлләр тагын да кискенләшә. Башта ат олаулары (боз ныгып җитмәгән була), аннан автомашиналар белән ленинградлыларны азык-төлек, корал белән тәэмин итә башлыйлар. Бу юл тарихка “Яшәү юлы” дигән исем белән кереп кала. Ләкин алда - 29 ай, 900 көн... Тарихта бик күп шәһәр һәм крепостьларны саклау үрнәкләре булса да, 900 тәүлек буена каршы торып, җиңеп чыгуга ирешкән бер генә мисал да юк. Җир шарында җиңү өчен ул кадәрле кеше гомере бирелгән бер генә шәһәр дә юк. 1943 ел блокада боҗрасын өзгән ел булып тарихка кергән. 12 январьда Ленинград һәм Волхов фронтлары, шәһәрнең көнчыгыш ягында (Ладога күле яклап) бергә кушылып, барлык көчләрен һөҗүмгә юнәлтәләр. 18 январьда блокада чылбыры өзелә: ул 12–15 километр араны тәшкил итә. Дәүләт оборона комитеты азат ителгән җир буйлап тимер юл сузарга карар итә. Нева һәм Назия елгаларыннан ике күпер чыгасы 36 километр озынлыгындагы юлны 10 көн эчендә өлгертәләр. 7 февральдә яңа юлдан беренче поезд килә. Гитлерчыларның зур каршылык күрсәтүләренә карамастан, 1944 елның 14 январенда гаскәрләр һөҗүмгә күчә. Канкойгыч сугышлар 15 көн буена бара. 27 январьда безнең гаскәрләр 324 орудиедән салют биреп, Ленинградны азат иткән тарихи җиңү турында бөтен дөньяга хәбәр ирештерәләр.

Чара барышында балалар блокадага багышланган документаль фильмнан өзек карадылар. Шулай ук китапханәдә оештырылган «900 көн. 900 төн» исемле китаплар күргәзмәсе белән таныштылар.

Гөлнара ИСМӘГЫЙЛОВА, Төмән районы, Индрәй авылы.
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума