#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2023
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Абдулла Алиш әкиятләренә сәяхәт

последние и лучшие новости искусства в мире

10-11Төмән районында халыкара туган тел көненә багышланган чараларның берсе – Талымхан авылында татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары булды. Сугышчы язучы, Муса Җәлилнең фикердәше, иптәше булган Абдулла Алиш әкиятләре буенча сәяхәтне тәрбияче Тәнзилә Хәмитова белән олы тәрбияче Олеся Низямова үткәрделәр. Балалар бакчасында бу көн бәйрәм кебек үтте. Олы группа балалары балалар язучысы А.Алишның әкиятләренә йомгак ясады.

Өйрәнелгән һәр әкиятнең эчтәлеген, төп геройларын, тәрбияви әһәмиятен тагын кабатлап чыктылар. Сабыйларның психологик, физиологик үзенчәлекләрен күздә тотып, апалар төрле алымнар күрсәттеләр: әкиятне инсценировка итеп күрсәтү, сүзле физкультминут, биюләр, уенчыклар белән уйнау, станцияләрдә төрле биремнәр үтәү. Сәяхәтне тылсымлы иткән чара – йомгак буенча йөрү: кызыл җеп, яшел, сары, алар балаларны аланнан аланга йөртәләр. Куяннар аланына килеп җиткәч, «Куян кызы» әкиятен искә төшерделәр. Әкиятнең төп фикере: олыларның сүзен тыңлау, аларны зурлау, үзеңнең сәламәтлегеңне саклау. Сабыйлар «Сертотмас үрдәк» әкиятен дә яхшы беләләр икән. Бу әкият балаларны сер саклый белергә, теләсә нәрсә сөйләмәскә, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтә.

«Койрыклар» әкиятен йомгаклаганда, сабыйлар һәр хайванга килештереп, үзенең койрыгын табарга ярдәм иттеләр.

Иң кызыклысы – «Чукмар белән Тукмар» әкияте икән. Әбинең ике әтәче бер-берсе белән һәрвакыт сугышып кына торганнар. Аларны тәрбияләү нияте белән хуҗабикә бу әтәчләрне аерган. Алар үзләренең гаепләрен сизеп, бүтән вакыт бер дә сугышмаска сүз бирәләр, дус-тату яшәргә ант итәләр, ялгызың яшәү бигрәк тә күңелсез икән.

«Абдулла Алишның әкиятләрен, шигырьләрен, хикәяләрен укуны дәвам итегез, - диде тәрбияче апа – алар безне тормышта яхшы һәм начарны күрергә, эш сөючән, игелекле булырга өйрәтәләр».

Килгән кунаклар балаларга, тәрбиячеләргә рәхмәтләр әйттеләр, иҗади уңышлар теләделәр.

Рәйсә РӘХИМОВА,
Төмән районы, Талымхан авылы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836