#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Адресатсыз “Солдат хатлары”

последние и лучшие новости искусства в мире

33-7“Тормышыңны кунак булып түгел,
Хуҗа булып кирәк яшәргә”.

Марат Хәбибуллин.

Нинди мәгънәле, тирән эчтәлекле, үтемле сүзләр бу. Тормышка дөрес карашлы һәм тәҗрибәле, акыллы, үз җилкәсендә күпне күтәргән-кичергән кеше генә шулай уйлый белә.

Тубыл төбәгендә яшәп, әле бүген актив иҗат эшчәнлеге белән шөгыльләнүче, милләтпәрвәр шәхес, тел белгече, филология фәннәре кандидаты, доцент, минем биш китабымның редакторы, корректоры һәм миннән башка күп кенә каләм тибрәтүче һәвәскәр шагыйрьләргә, язучыларга булышып, хаталарыбызны төзәтеп, укучыларга танытып торучы, үзе дә күп кенә фәнни һәм матур әдәбият, мемуарлар, шулай ук башка күп кенә иҗади эшләренең авторы Клим Солтан улы Садыйковның бу араларда “Билгесез бер шагыйрьнең” - мәхәббәткә мәдхия көйләгән Марат Хәбибуллинның “Солдат хатлары”н һәм башка күп кенә шигырьләрен, публицистик очеркларын кертеп язган китабы дөнья күрде.

Хәзерге заманда һәркем үзенең иҗади хезмәтен күрсәтергә, бастырырга ирешә алмаган вакытта, Клим Садыйков, бер сулышта укырдай, бар кешегә дә аңлаешлы, шул ук вакытта кызык эчтәлекле һәм гыйбрәт алырдай үрнәкләр дә кергән китап бастырды. Автобиографиясен тәрҗемә иткән. Урынлы итеп Рәшидә Бакиеваның өстәмәсен дә керткән. Боларны укыгач, Марат Хәбибуллинның кем икәнен, ничек яшәгәнен, туган җирен, халкын, телен ничек яратканын күрәбез. Аның иҗатында сугыш чоры балаларының тормышы, күпләрнең язмышы чагылдырылган.

Инде Марат Хәбибуллинның “Солдат хатлары”ына кагылып китәсем килә. Әсәр биш хаттан тора. Йөрәгендә җаны, тамырында каны, күкрәгендә көче, яшәүгә дәрте, хисләре саф булган кеше генә яза мондый шигырьләр.

Әдәбият белеме булмауга карамастан, шигырьләр әдәби алымнарга бик бай дияр идем. Монда никадәрле эпитетлар, чагыштырулар, сынландырулар һәм күп метафоралар кулланылган: “сүзем югалган”, “җилләр сөйсеннәр”, “керсез йөрәк”, “ялкын эчеп үләргә”, “дулкынланып суда агармын”, “ямьсез күләгә”, “үзем үлсәм дә, мин яшәрмен”, “җир сыкрана... җир елый”, “йөрәгемә күмеп исмеңне” һәм башкалар. Мондый мәгънәле, урынлы, эчтәлекле, йөрәкне я өзеп, я сыйпап китүче сүзләр бихисап. Бүгенге көндә ертый-мыртый шигырьләр язып ятучы безләргә үрнәк алырдай алар һәм күп урында ритм, рифмалары да килгән. Махсус белеме булмаган бу авторга сокланмый мөмкинмени! Шигырь язу – катлаулы шөгыль, җаваплылык сорый. Китапка Марат Хәбибуллинның 1962-1968 елларда язылган шигырьләре кергән. Очеркларының язылу даталары юк. Гомеренең калган вакытында иҗат иткәннәре дә кертелмәгән.

Биш хатның барысында да диярлек автор яратканына шундый искиткеч матур, саф, эчкерсез, мәңгелек хисләрен аңлата. Инде финал очрашу белән бетәр дип көтәсең, тик юкка. Хаттагы геройны алдаганнар, аның тәүге хисләренә хыянәт иткәннәр. Һәр хатта диярлек бу фикер – ярату белән хыянәт чиратлашып баргандай. Мәсәлән, өченче хатында болай дип яза:

Иркәм дидем, өзелеп сөйдем,
Ул вакытта тиң идең.
Җиде ятларга ташладың, -
Мин кемнәрдән ким идем?!

Ә хатның соңында, тагын да сөюен аңлатып, болай дип яза:

Ярый инде, дустым, бик күп яздым,
Беләкләрем инде талдылар.
Калганнарын кайткач мин сөйләрмен, -
Сүзләрем әле күп калдылар.

Хатның дүртенчесендә дә шундый хәл:

Сагынам сине бигрәк, якын дустым,
Яратканга, якын күргәнгә.
Шуңа күрә өзелеп шигырь язам,
Яшь йөрәктән, өзелеп сөйгәнгә.

Шул ук хатта аннары мондый юллар:

Дустым, мине тиң итмәдең бит син,
Иркәм, диеп уйлый белмәдең.
Нигә, дустым, алдадың син мине,
Нигә башта: “Сөймим”, - димәдең?!

Бишенче хатында башта хыянәт турында яза:

Аклы ситсы күлмәгемне
Кимәгән булыр идем.
Ятны сөясеңне белсәм,
Сөймәгән булыр идем.

Аннары инде тагын сөю сүзләрен өсти:

Үземнең киләчәгемне уйлыйм,
Синең белән бергә булуны.
Киләчәкнең якты көннәрендә
Синең белән тормыш коруны.

Мондый фактлар хатларда тулып ята, шуның өчен хатларны, минемчә, поэма дип әйтеп булмый. Монда бер шәхеснең генә язмышымы, әллә берничәнеңме? Финал юк, тәүге ярату ни белән бетә? Геройлар очрашалармы, кавышалармы? Бәлки, автор монысын үзебезгә чишәргә, хәл итәргә юри калдыргандыр... Кайбер язучыларның һәм шагыйрьләрнең бу яраткан стиле.

Бу минем кыскача гына шәхси фикерем, мин, бәлки, ялгышамдыр... Шуңа карап кына әсәрнең кыйммәтен киметеп булмый, билгеле. Китапны алыгыз, укыгыз, үрнәк һәм гыйбрәт алырдай урыннары күп, үкенмәссез. Беренче хисләрегезне табарсыз, искә алырсыз, яшьлеккә кайтып килгәндәй булырсыз.

Марат Хәбибуллинның әсәрләрен укыгач, чынлап та аның “җиргә кунак булып түгел, хуҗа булып килгәнен” аңлыйсың һәм шулай яшәргә кирәк дигән нәтиҗәгә киләсең. Күпләр минем фикерем белән килешерләр дип уйларга җөрьәт итәм.

Марат Хәбибуллинның тыйнак һәм гади генә иҗади хезмәтен, кыскача тормыш юлын, ирешкән уңышларын себертатарына җиткергәне өчен, эчтәлекле китап итеп бастырганы өчен Клим Султан улы безнең – укучыларның, рәхмәтебезгә һәм хөрмәтебезгә лаек шәхес. Ул үзе ирешкән хезмәт уңышлары белән, алган дәрәҗәләре белән бервакытта да мактанмас.

Күренекле, гыйлемле, ирләрчә тыйнак, киң күңелле, хезмәт яраткан һәм шигырьләремне яратып укыйм диюче авылдашыма, коллегама, каләмдәшемә, замандашыма киләчәктә дә зур иҗади уңышлар, тормыш иптәше Рауза ханым белән икесенә дә тирән сәламәтлек, бетмәс гаилә иминлеге теләп калам. Безне – сәләтебез аз, өметебез күп булган шагыйрь һәм язучыларны тагын өйрәтеп, төзәтеп, аңлатып озак яшәвен телим.

Галия АБАЙДУЛЛИНА, Тубыл шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836