#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ак биләү һәм кәфенлек

последние и лучшие новости искусства в мире

“...Әнкәй мине туу белән
Ак биләүгә биләгән.
Ак биләүләргә биләгән,
Бишек җыры көйләгән...”

Халкыбызның гореф–гадәтләре җанга якын. Бала туып, исем атаумы, сөннәт туемы, бер–берсен сөйгән ике яшьнең никах туемы – барысы да бик матур, җанга ятышлы үтә. Һәрберсендә ислам дине кануннары, йөрәкләрне тынычландыра торган Коръән сүрәләре. Тормыш бит ул шулай матур һәм шатлыклы гына бармый: яшен яшәгән, ашын ашаган кеше көннәрнең берендә җир йөзеннән мәңгелеккә китеп бара. Бу туган-тумачалар өчен зур кайгы. Әмма мәетне соңгы юлга матур итеп озатырга да кирәк.

30 елдан артык Төмән районнының Зур Акъяр авылында яшәү дәверендә күпме шатлыклар, күпме кайгы күрергә туры килде. Акъяр халкы шатлыкларга бергә шатлана, кайгыларны уртаклаша белә. Авылда берәрсе вафат булса, кайгылы хәбәр яшен тизлеге белән тарала. Ир-егетләр көрәкләрен күтәреп кабер казырга китәләр. Каберне дә дөрес итеп казып, ләхетне дә дөрес алырга кирәк. Имамыбыз Әмир Балдин, муллаларыбыз Сөләймән Фастуллин, Олег Мирасов барлык эшне үз өсләренә алып, мәетне юалар, кәфенлиләр. Оста итеп ләхет алучы Вәли Мирасов яшьләрне дә өйрәтә. Хатын-кызларыбыз мәрхүмә булса, Зәкия апа Бакиева, Ләлә апа Мирьяминова һәм Кайнәт апа Насибуллина юалар иде. Ә менә 17 февраль көнне Кайнәт апабызның салкын гәүдәсен Зәкия апа белән Ләлә апага юарга туры килде. 87 яшендә безнең яраткан тыйнак, тыныч апабыз барыбызны калдырып соңгы юлга китте. Кайнәт апаны ап–ак кәфенгә ураганнан соң, муллаларыбыз Олег Мирасов һәм Сөләйман Фастуллин Коръән сүрәләрен укыдылар. Тезелеп утырган килеш оныклары башларын түбән иеп әбиләре белән саубуллаштылар. Аларның күзләрендә мөлдерәмә кайнар яшьләр иде. Кайнәт апабызның яткан туфрагы йомшак, иманы юлдаш булсын. Риза, бәхил булып китсен безнең ак әбиебез.

Фирдания ИХСАНОВА, Төмән районы, Акъяр авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836