#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Актив тормыш алып бара

последние и лучшие новости искусства в мире

50-5Мул уңышлар җыеп алгач, алтын яфраклар җиргә сибелгән чакта, олы апам Сәвия Таир кызы Хәбисова 80 яшьлек юбилеен үткәрде. Аның балачагы Тубыл районы, Үләртеш (Старица) авылында авыр сугыш елларында үтте. Әтиебез Таир Хафис улы Аширбаев Тубылда милициядә эшләгән, 1940 елда ук аны конфликтлы сугыш кырына җибәргәннәр. Әниебез Хәбибчамал Туктасын кызы нәни бала белән кала.

Авылны берничә ел рәттән олы су баса. Басулар, кырлар су астында калалар. Халкы күрше авылларга китәргә мәҗбүр була.

Сәвия апа кечкенә чагыннан тыйнак, сабыр, сәләтле кыз булып үсте. Зур гаиләдә үрнәк, таяныч булды. Курчаклар текте, сеңелләренә төрле уеннар оештырды, тегү, чигү, бәйләү һөнәрләренә өйрәтте, төрле китаплар, әкиятләр укыды, рәсем ясарга сәләтле булды. Беренче укытучысы Халидә апа Аширмәмәтова язу дәресләрендә аның чиста язулы дәфтәрен, рәсемнәрен үрнәк итеп балаларга күрсәтеп, карандаш белән бүләкләп куя.

«Мин Халидә апаны ярата идем, ул йомшак күңелле, кешелекле, намуслы, безне үз балалары кебек кайгыртты. Халидә апа кебек укытучы буласым килә дип хыяллана идем», - дип җылы сүзләр белән искә алды Сәвия апа.

5-7 классларда тирә–юнь балалары Хуҗайлан җидееллык мәктәбендә белем алдылар. Кафия апа Фәйзуллина мәктәп директоры булып эшләде. Безнең авылдан унлаган сугыш еллары балалары укыдык: Камил Аширов, Зиннура Рузеева, Майчамал, Әйтбигә Аширбаевалар, Тамара Аширмәмәтова hәм башкалар.

Уку елларында кичергән авырлыклар хәзергәчә хәтерендә сакланган. Менә болай дип искә алып сөйләде ул:

- Хуҗайлан авылы бездән еракта урнашкан. Ике авыл арасында бернинди юл юк иде. Иртешне кичеп чыгарга кирәк. Ата-аналар озатып бара алмаганнар. Ат белән алып барырга юл булмаган. Барлык авырлыклар балалар өстенә йөкләнгән. Җилкәбезгә капчыкта бер атналык азык-төлек асып, турыдан-туры болыннан биек үләнне ерып барабыз, кечкенә елгачыкларны да гизеп чыгабыз.

Кыш көне юлсыз җирдән   билгәчә кар ерып, бер-беребезгә   булышып, суыкны-суык дими, атна саен мәктәпкә барабыз.

Бервакыт, көзен, Иртешне кичеп чыккач, бер зур өянке агачы янганын күрдек. Берсүзсез итекләребезгә, баш киемнәренә су тутырып, сүндерә башладык. Утны сундергәч, өянкедә урнашкан бал кортлары безгә hөжүм итә башладылар.

Көзен Иртеш сулары боз белән капланса, көймә белән чыгып булмый. Без күрше авылларга - туган-кардәшләргә таралышабыз. Ул заманда туганлык нык иде. Безне үз күреп ашатып-эчереп, бер атналык азык-төлек биреп озатып калалар.

Мәди бабай безгә Иртешне кичәргә бер көймәсен бирә иде. Елганы кичеп чыккач, көймәне казык кагып бәйләп, ныгытып куябыз. Кире кайтканда, тагын шул көймә белән кичеп чыгабыз. Иртешнең ярсыган, котырган чакларында биек дулкыннар ярга килеп бәреләләр.

Мәди бабай безне көймәгә утырта да, тыныч утырыгыз, кузгалмагыз, мин сезне аллага тапшырам дип, кычкырып догалар укый башлады. Без көймәнең кырыена ябышып,   тыныч кына утырабыз. Көймә биек дулкыннар астына кереп китә дә, өскә калкып чыга.

Ярга җиткәч шатланып комлыкта йөгерәбез, тыннар киңәеп китә, күңелләр күтәрелеп өй якка юл тотабыз.

Беренче елда ук кыенлыклардан куркып, кайберәүләр укуларып ташладылар.

Максатына ирешү теләге белән Сәвия апа 15 нче мәктәпкә укырга керде. Тубыл педагогия институтында укыганда «Ленин юлы» газетасына мәкаләләр язды. Курсташлары Мансур абый Әминов, Галия апа Ташбулатова, Хәмидә апа Речебакиева, Гөлнара апа Ниязова, Искәндәр абый Ногманов иде.

1963 елда педагогия институтын тәмамлап, рус теле hәм әдәбияты укытучысы дипломы белән Аромаш районы, Слободчики авылының сигезьеллык мәктәбенә җибәрелә. Мәктәп директоры Петр Колышкин беренче булып аның дәресләренә югары бәя бирә. Сәвия Таировна дәресләре югары дәрәҗәдә, тирән эчтәлекле үткән, балаларны кызыксындыра белгән. Үз теләге белән Вагай районы, Карагай урта мәктәбенә эшләргә килә. Күп еллар эшләгәннән соң, Аксурка мәктәбендә завуч вазифасын үти.

Тубыл шәhәренә күчеп килгәч, мәдәният үзәгенең «Белем» бүлегендә эшләде. Бөтен хезмәтен балаларга, телне, әдәбиятны укыту, кызыксындыру, пропагандалауга багышлады.

Тырыш, намуслы хезмәтенә бәя биреп күптөрле Мактау кәгазьләре, грамоталар, медальләр белән бүләкләнә. Тормыш иптәше Мөнир Сафа улы белән өч егет тәрбияләп үстерделәр, барысына да югары белем бирделәр.

Илдар Мөнир улы Хәбисов Омск педагогия институтын тәмамлап, Тубыл педагогия институтының сәнгать -график факультетында эшләде, Россия журналисталр союзы әгъзасы. Өч оныгы да югары белемле инженер булып эшлиләр.

Өлкән яшьтә булуына карамастан, Сәвия апа актив тормыш алып бара: бакчада да, өйдә дә эшләп өлгерә. Балалары, оныклары, туган-кардәшләре килсәләр, hәрвакыт өстәле әзер. Саулык–сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез аңа.

Равия ТИМИРОВА. Тубыл шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836