#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Алтын йөрәкле укытучы

последние и лучшие новости искусства в мире

24-91951 нче елның 9 нчы июнь көнне Яркәү районы, Сала авылында безнең кадерле апабыз – Рәйсә Янтимер кызы Әйтбаева (Карманова) туган. Быел аның зур юбилее – 70 яшь тулды.

Рәйсә апамның дөньяга килүен Аллаһы Тәгалә үзе теләгәндер. Тормышта бар яктан да уңган, бар нәрсәгә дә сәләтле, оста, алтын куллы ул.

Яңа Кәешкүл сигезьеллык мәктәбен яхшы билгеләргә генә тәмамлап, Яңа Александровка урта мәктәбендә дә бик уңышлы укый.

Укытучы гаиләсендә туып-үскән кызга һөнәрне озак сайларга туры килми. Тубыл педагогия училищесын тәмамлаган өлкән Рәшидә апабыз да аңа үрнәк була. 1969 елда яраткан Рәйсә апам Тубыл педагогия институтының филология факультетына укырга керә.

Институтта тырышып уку белән беррәттән, яраткан тегү эше белән дә шөгыльләнде. 1970 нче елдан Рәйсә апам белән бергә яшәп укыдык. Ул миңа бик матур күлмәкләр, кофталар, юбкалар, костюмнар тегеп кидерде. Аның белән бергә өч ел буена укыган вакытны мин бер нәрсәгә дә мохтаҗ булмадым. Шуның өчен мин апама гомер буе рәхмәтле.

1973 нче елда филология факультетын уңышлы тәмамлап, Яркәү районы, Тархан сигезьеллык мәктәбендә рус теле һәм әдәбиятын укыта башлый. 1980 нче елларда – пионервожатая, профком рәисе итеп сайлана.

Үзенең максатчанлыгы, эшкә бөтен йөрәге белән бирелеп эшләүче, үтемле, оста оештыручы квалификацияле хезмәткәр 1982 нче елда директорның укыту-тәрбияви урынбасары, аннары директор вазифасын үти. Нинди генә эш урында булмасын, укытучыларның уйларын, һәркайсының сыйфатларын хөрмәт итеп, алар белән килешеп идарә итә. Бик принциплы, зур җаваплылык белән укытучылар коллективының укыту-тәрбияви эшен җитәкли.

Рәйсә Янтимер кызы яшь белгечләргә оста, компетентлы остаз. Аларны укыту эшенә өйрәткән өчен бик күп җылы рәхмәт сүзләре ишетә.

Педколлективта яхшы мөнәсәбәт, уңайлы атмосфера булдыра. Бик эрудицияле, игелекле, ярдәмчеллеге белән күпләрне сокландыра, укытучыларның, авыл халкының хөрмәтен яулый. Һәркемгә ул ягымы сүз, нәтиҗәле җавап бирә белә, беркемне дә игътибарсыз калдырмый.

Методик яктан көчле апам, укыткан коллегаларына аттестация вакытларында әйбәт характеристикалар язып, категорияләрен күтәрде. Рәйсә апам директор вазифасын башкарганда, Тархан мәктәбе аттестацияләрне бик уңышлы үтте, РайОНО тикшерүләрендә дә ул сынатмады. Аның эшенә инспекторлар һәрвакыт югары бәя бирделәр. Монда да аның зур методик белеме күренеп чыкты.

Гомер буе балаларга рус теле һәм әдәбиятыннан белем биргән Рәйсә апам, мин Иске Александровкада шул ук фәннәрне укытканда, рус теле һәм әдәбиятын укыту мәсьәләләрендә миңа методик яктан бик ярдәм итте.

Бүген дә җылы, матур хисләр белән Тархан мәктәбен тәмамлаган күп укучыларын искә ала, язмышлары турында кайгырта, аларның уңышларына шатлана.  

Ул 2006 нчы елның сентябрь башыннан Тархан авылында “Ләйсән” балалар бакчасын җитәкли. Бу эштә дә аның максатчанлыгы, җаваплылыгы, үтемлелеге бик кирәкте. Тынгысыз җитәкче тиз арада ата-аналарны, балалар бакчасы эшчеләрен җыеп, берләштереп, барлык объектларга ремонт ясатты. “Ләйсән” балалар бакчасы районда үткәрелгән күп бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулый.

2013 елда яңа уку елына балалар бакчасын нәтиҗәле, яхшы әзерләгәне өчен Яркәү район мәгариф бүлегеннән Мактау кәгазе белән бүләкләнә. 2015 нче елда шул ук конкурста 2 нче урын яулап, сертификат алалар, 10 мең акча белән дә бүләкләнәләр.

44 ел педагогик хезмәте дәверендә 37 ел җитәкче вазифасында бар күңелдән балаларны тәрбияләп, ныклы белем биргәне өчен өлкә мәгариф бүлегенең һәм Россия Федерациясенең мәгариф министрлыгының Мактау кәгазьләренә ия була. Яркәү район мәгариф системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен, белем бирү процессын камилләштерүне оештырудагы уңышлары, Мәгариф тармагы үсешенә зур шәхси өлеш кертүе өчен Рәйсә апам мәгариф идарәсенең “Алтын йөрәк” билгесенә лаек булды.

Балалары да укытучы һөнәрен сайладылар. Алар – Кармановлар педагогик династиясенең дәвамчылары. Рифат - Тубыл педагогия институтының рус-татар бүлеген, Рания Төмән дәүләт университетының филология факультетын тәмамладылар. Икесе дә педагогик хезмәтләрен Тархан авылында башладылар. Рания инде 15 ел “Ютэйр” авиакомпаниясендә стюардесса булып эшли.

Әле дә Рәйсә апам Марат җизни белән бик күп итеп мал-туар асрыйлар. Җәй көннәре бакчалары яшеллеккә, күз явын алырлык чәчәкләргә күмелә. Бик күп яшелчәләр үстерәләр.

Хәзерге көндә дә бик актив, тынгысыз Рәйсә Янтимер кызы зур эш алып бара. Тархан авылы мәктәбе укучылары төркемен булдырып, укып чыккан укучылары белән дистанцион дәресләр үткәрә.

Рәхилә УРАЗАЕВА, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836