#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Апабыз мәңгелек йортына күчте

последние и лучшие новости искусства в мире

19 февраль көнне якын туганыбыз Фәүзия Фәйзулла кызы Фәйзуллинаны мәңгелек йортына озаттылар.

Кадерлебез Фәүзия апам авылыбызның беренче укытучылары Фәйзуллиннар династиясенең иң кече әгъзасы. Үзеннән олы 3 апасы: Кафия, Айсылу, Бану апалары укытучы булгач, Фәүзия апам да Тубыл педтехникумына укырга бара. Педтехникумны уңышлы тәмамлагач, кулына бирелгән юллама белән Вагай районы, Сопра авылы мәктәбендә эшли. Беренче карлыгач – шагыйребез Булат Сөләймановны укыта. Зураеп, егет булып үсеп җиткәч, рәхмәтле укучы яраткан укытучысын эзләп, Хуҗайланга килүе минем хәтер капчыгымда әле дә саклана.

Югары белем алу теләге Фәүзия апамны Төмән пединститутының филология факультетына алып килә. Институтны тәмамлагач, рус теле укытучысы булып туган Хуҗайлан авылы мәктәбенә урнаша.

Районда алдынгы укытучыларның берсе булды. Эшләгән елларында, яшәгән чорында авыл клубы, мәктәп сәхнәсеннән төшмәде. Җәмәгать эшләрендә актив катнашучы укытучы, лектор да, агитатор да, артист та һ.б. булды. Укыткан укучылары апаларын онытмыйлар, очрашкан саен аның тормышы, сәламәтлеге турында сорашып, аны сагынып сәламнәрен җиткерергә кушалар иде.

Гаилә корып, берничә ел эшләгәч, язмыш җилләре Фәүзия апамны ерак Кемерово өлкәсенә алып китте. Бөтен аңлы 45 ел гомере шунда үтте. 36 ел балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Намуслы хезмәте өчен күпсанлы грамоталар белән бүләкләнә һәм Халык мәгарифе отличнигы исеме бирелә.

Тормыш иптәше белән 4 бала тәрбияләп үстерделәр.

Тормыш төрле төсле бит. Моннан 2-3 ел элек машинада юл фаҗигасенә эләгеп, тәненә төрле җәрәхәтләр алган Фәүзия апамны табиблар аякка бастырган иделәр. Бу юлы инфаркт кичергән апага табиб ярдәм итә алмый. Күрәсең, шушы көн Аллаһы язмышы булгандыр.

Фәүзия апам туган җир-ана куенына килеп ятты. Бу гамәлне мин балаларының әнисенә булган мәхәббәте, хөрмәте дип атыйм. Меңләгән чакрым юлны кыскартып Төмәнгә кадәр самолет белән, Төмәннән Хуҗайланга машинада җиткерделәр.

Без, туганнары, ихлас күңелебездән балаларына рәхмәтле.

Фәүзия апамның яткан җире йомшак, киң, якты, нурлы булсын. Урыны җәннәттә генә булса иде!

Балаларының, тормыш иптәшенең, туганнарының кайгыларын уртаклашып

Хәмидә РЕЧЕБАКИЕВА, Фәридә ӘХМӘТЧАНОВА, Нефтеюганск шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836