#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Авыл бәйрәме

последние и лучшие новости искусства в мире

Кайбер татар авылларында борынгыдан сакланып калган бәйрәмнәр бар. Безнең якларда рус һәм татар авыллары тыгыз, чиратлашып урнашканнар, аралары да ерак түгел: бер, ике, өч чакрымнар тирәсендә. Шуның өчен халыклар аралашып, дус-туганнар кебек яшәгәннәр һәм бәйрәмнәрне дә бергәләшеп үткәргәннәр, хәзер дә үткәрәләр.

Тубысы авылы янында Долгово авылы булган, арасы бер чакрым. Ул авылда «Прокопий день – День Жнеца» - урак уру башланган көнне бәйрәм иткәннәр.

Аны ел саен рус һәм татар халкы бер-берсенә кунакка барып, чәйләр эчеп, матур гына бәйрәмчә үткәргәннәр. Хәзерге вакытта Долгово авылы юк, беткән, ә «Прокопий день» бәйрәме сакланып калган.

Менә инде 12 нче ел Тубысы авылында клуб җитәкчесе Әлфия Мөслимова 21 июльдә «Авыл көне»н үткәрә. Көне буе яңгыр явып торуга карамастан, клуб тирәсе шундый матур итеп бизәлгән, балалар өчен төрле кызыклы уеннар, ярышлар оештырылган. Клуб ишегалды шыгрым тулы. Иртә белән балалар җыелышып, бәйрәмне башлап та җибәргәннәр.

Авыл халкы өчен бәйрәм клубта сәгать өчтә башланды. Бәйрәмебез саф татар телендә алып барылды. Иң беренче сүзне авыл мәчете имамы Айнулла Усманов алды. Аннары Баеш авыл хакимияте башлыгы Ислам Алимов һәм мәктәп җитәкчесе Гөлсара Хәлиуллина яшәеш чорындагы уңышлар, яңалыклар белән авыл халкын таныштырып үттеләр, бәйрәм белән котладылар.

Тубысы авылы - борынгы, зур авыл. Табигате бик матур, авылга терәлеп эрбет агачлары үсеп утыра, үзенең җимешләре белән авыл халкын баета, икенче ягында Бүрән күле. Яз көне күл яныннан кайтасы килми, әйтерсең, җылы яктан очып кайткан аккошлар барысы да Бүрән күленә килеп төшкәннәр. Күл өсте ап-ак кар яуган шикелле күренә.

Халкы – кунакчыл, эшмәкәр, кешелекле, искергән өйләрне яңартып, кирпечтән, я агачтан йортлар төзеп гөрләтеп эшлиләр һәм яшиләр. Чагыштырганда, безнең тирәдә Тубысы авылы иң зур, иң матур авылларның берсе. Менә шундый мактаулы авылда уңган, булган ирләр һәм хатын-кызлар халыкка хезмәт итеп яшиләр һәм бәйрәмнәрне дә бергәләшеп күңелле үткәрәләр.

Бәйрәм кунакларына Әлфия үзенең моңлы җырларын бүләк итте. Шул вакытта бәйрәмебезне бизәп, Тубыл шәһәреннән артистлар да килделәр. Концерт барышында уеннар уйнатып, җиңүчеләргә бүләкләр дә тапшырдылар.

Тубысы авылына багышланган бәйрәм эчтәлекле, файдалы һәм күренекле үтте.

Суфия БАКИЕВА (ӘЮПОВА),
Вагай районы, Икенче Вагай авылы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836