#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Авылдашларыбыз

последние и лучшие новости искусства в мире

Хәсәнә Бәгәу кызы Уразаева күп еллар элек безнең авыл клубына эшкә килә. Шул вакыттан кырык ел вакыт үткән.

1977 елны клубта сәнгать җитәкчесе булып эшли башлый ул, ә клуб җитәкчесе Нәсим Хәнәфи улы Рафиков иде. Китапханәче эшен Рәүфә Хәнәфи кызы Абдрахманова алып барды, кино күрсәтүче Туктасын Вахит улы иде.

1986 елны Рәүфә апа Бигәтен авылына күчеп киткәч, Хәсәнә Бәгәу кызы китапханәгә эшкә керде һәм бүгенге көнгә кадәр эшли. Монда үз ярын табып, Зиннәтулла Зәйниалим улы Абдубакиевка (кызганычка каршы иптәше вафат) тормышка чыга, алар бер егет үстерәләр. Хәзерге көндә улы, килене, оныкчыгы белән бер гаилә булып яшиләр. Яңа йорт төзеп башладылар.

Китапханәдә чиста, җылы, китаплар, газета-журналлар бик күп. Стендлар, төрле күргәзмәләр оештырыла. Хәсәнә Бәгәу кызы районда китапханәчеләр арасында үткәрелгән ярышларда призлы урыннар яулап тора.

Элек безнең мәктәп тугызьеллык булган, хәзер башлангыч мәктәп, укучылар аз. Авылда һәркемендә интернет, телевизор, телефоннар.

Без аның белән 34 ел бергә эшләдек. Нинди генә чаралар үткәрмәдек! Әле телевизордан өйрәнеп “Могҗизалар кыры”, “КВН”, “Бәхетле очрак” чаралары, концертлар белән күрше авылларга чыктык. Районда узган фестивальләрдә катнаштык. “Черноковский” совхоз булганда чәчү-уру вакытта агитбригада белән басу-кырларга чыга идек. Җыр, бию, шигырьләр белән эшчеләрнең күңелен ачтык.

Хәзер инде шул елларда төшкән фотосурәтләрне карап искә алам. Клуб иске, салкын була торган иде. Аңа карамастан, халык һәр бәйрәмгә җыелды. Программалар, сценарийлар, костюмнарны үзебез уйлап таба идек.

Хәсәнә Бәгәу кызына рәхмәтемебезне белдерәбез. Эшендә уңышлар, исәнлек-саулык, гаилә бәхете телибез.

Тания АЙБАТОВА, Вагай районы, Индәр авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836