Материалы

Авылыбыз кибетчеләре

последние и лучшие новости искусства в мире

Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында ике кибет эшли иде, ябылдылар. Берсе - Татьяна Гисматуллина кибете, иренең сәламәтлеге аркасында эшләүдән туктады. Хәзерге көндә Тарман авылында яшәүче Бухарин кызы Гүзәл Әминованың шәхси кибете эшли. Анда нәрсә телисең, шуның барысы да бар, кирәк әйберне заказлар белән алдырып була. Бу кибеттә Светлана Коновалова кызлары – Лена һәм Виктория сату итәләр. Кызларның икесе дә сатып алучыларга караңгы чырайларын күрсәткәннәре юк, киресенчә, ачык, мөлаем йөз белән каршы алалар.

Кешеләр алданудан курыкмыйча, кибеткә ышаныч белән барып кайталар. Чынлыкта, иң мөһиме дә шул бит, күңелләре күтәрелеп, рәхмәтләрен әйтә-әйтә кирәкле әйберләрен алалар. Кибетчеләр җыештыручы Зөлфия Көлмәтова белән дә үзара бик тату яшиләр. Зөлфия кайда нәрсә ятканын да белә, сатып алучыга кирәген китереп тә бирә. Кибеттә эшләүчеләргә Аллаһы Тәгалә киләчәктә дә сәламәтлек, озын гомер, эшләрендә уңышлар, үзара тату яшәргә насыйп итсен.

Динара ХӘБИБУЛЛИНА,
Түбән Тәүде районы, Киндерле авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума