Материалы

Авыл тормышы һәм табиблары

последние и лучшие новости искусства в мире

1-6Тарихта, кеше тормышында эзләрен калдырып, аккан сулар кебек кире кайтмый торган төрле вакыйгалар белән ел артыннан еллар агымсудай ага гына.

1988 елда Маслау авылында зур шатлык булып, 2 катлы яңа мәктәп ачылган иде. 40 еллыгына авыл халкы өчен борчулар белән 40ка якын укучы гына булганлыктан ябылды да. Әлегә 2 укытучысы белән башлангыч класслар гына калган.

Алардан тыш буш йортны 10 хезмәткәр саклый: җылыталар, карыйлар. Мәктәптә эшләргә дип, Маслау авылына минем дә күчеп килүемә 1 февральгә 40 ел тулган булыр иде.

1989 елда авылда яңа медпункт салынды. Зур яңа мәдәният йорты да ачылып эшләп киткән иде. Әйе, тормыш алга бара дибез, ә безнең авылларда ул артка тәгәри. Колхозлар бетерелгәч, шул мәдәният йортлары да эшләми, җимерек кыяфәттә елап утыралар.

Ярый әле, Аллага шөкер, медпунктыбыз эшләп тора. Анда эшләгән тәҗрибәле медицина хезмәткәре Клавдия Корнилова белән Тимербану Бакиева лаеклы ялга киткәч, аларны Тубыл медколледжын тәмамлаган үз авыл кызларыбыз алмаштырдылар һәм эшләүләренә инде 30ар ел стаж белән үз хезмәтләрен намус белән үтиләр. Аларны авыл табиблары дисәк тә була, чөнки беренче ярдәмне алар күрсәтәләр, айлар буена дәвалыйлар, медпунктка төрле белгечләрне чакыртып урында карыйлар, шәһәрдә хәзер табибка эләгү – проблема.

1988 елдан Үләртеш авылында 9 балалы зур гаиләдә туып-үскән, Тубыл медицина училищесының акушерлар бүлеген тәмамлап, Маслау егетенә тормышка чыккан Халидә Хәсәнова эшләп китә. Гаиләдә 5 бала тәрбияләп, хәзер инде үзләре дә әби-бабай булганнар. Хәсәновларның кече кызлары да әнисе һөнәрен сайлап, Тубыл медколледжында укый. Халидә ханымның бер урында эшләвенә 30 ел булса, 2019 елда аның 55 яшьлек гомер бәйрәме.

1989 елдан үзебезнең Пушнаш авылыннан 10 балалы гаиләдә тәрбияләнгән Мөршидә Мадьярова да эшли башлый. Гаиләсендә 2 бала. Зур улы югары белем алып, төньякта үз гаиләсе белән яши, кызлары әле 8 нче класс укучысы. Шулай итеп Мөршидә ханымның 30 еллык хезмәт стажы һәм 50 яшьлек гомер бәйрәме дә.

Ике гаилә дә авыл халкы өчен үрнәк булырлык матур тормыш корып яшиләр. Зур җаваплылыкны тоеп эшләгән намуслы хезмәтләре өчен аларның төрле дәрәҗәдәге Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары җитәрлек.

Халидә һәм Мөршидә ханымнарны Яңа ел белән котлыйбыз! Уңышлы юбилейлы хезмәтләре дәвам итсен, шулай ук юбилейлы туган көннәре дә аларга бәхет, шатлык, парлы тормыш елларын бүләк итсен.

Рәшидә БАКИЕВА, Тубыл районы, Маслау авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума