Материалы

“Авылдашларны шатландырдылар”

последние и лучшие новости искусства в мире

51-8Бу көннәрдә редакциягә Түбән Тәүде районы, Эске авылыннан хәбәрчебез Рәхимҗан Муллаков килде, яңалыклар белән бүлеште. 

- Шушы арада мәдәният йортыбызда зур чара булды. Төмән районы, Муллаш авылыннан Җәгъфәр Касыймов җитәкчелегендә “Пышны” фольклор ансамбле килеп, якташларга  онытылмас гүзәл концерт программасын тәкъдим итте. Артистлар өч җиңел машинага утырып килделәр. Залда халык тулы иде. Бездә концертлар еш булмый, мәдәнияткә сусаган авылдашлар чын күңелдән шатландылар. Артистларның костюмнары матур, чыгышларын алкышларга күмдек.

Татар халык җырларын туйганчы тыңладык. Көтмәгәндә шушындый бүләк ясаулары өчен төркемдәгеләргә һәм җитәкчеләренә зур рәхмәт. Киләчәктә кабат очрашырга язсын, - дип дулкынланып сөйләде Рәхимҗан абый.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА. 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума