Материалы

Авылның Яңарышы

последние и лучшие новости искусства в мире

25-8Россия көне бәйрәме алдыннан Вагай районы, Катангуй авылында беренче мәртәбә Авыл көне үткәрелде. Бәйрәмне оештыру мәшәкатьләрен Сәгыйдә Бикбаулова һәм активлар төркеме үз өсләренә алдылар, аларга Дубровинский авыл хакимиятенең мәдәният хезмәткәрләре дә ярдәм иттеләр.

Бу шатлыклы бәйрәм белән авыл халкын Дубровинский авыл хакимияте башлыгы Евгений Дубровский, Юлдаши авылы мәчете имамы Измаил хәзрәт һәм Тугыз мәчете имамы Рәмис әфәнде тәбрикләделәр.

Авыл халкы бердәм булып, бәйрәмне үткәрер өчен акча җыеп, уеннарда катнашучыларга призлар, авылның хөрмәтле өлкәннәренә бүләкләр әзерләп, милли ашлар белән өстәлләр корып, балалар өчен уен мәйданчыкларын да булдырганнар. «Мондый чаралар бик кирәк, туганнар, дуслар белән күрешеп, аралашып, хәлләр белешеп, халыкка ял итеп, күңел ачып алыр өчен сәбәп тә”, - дип хупладылар бәйрәмне кунаклар.

Авыл көне Сабантуйны хәтерләтте: халык җырлары, биюләр, төрле уеннар бәйрәмне бизәделәр. Милли көрәш бәйгесендә җиңүчеләргә әтәч, тавык, ә тәкә иясе - өлкән группадагы җиңүче Вилдар Кармушаков булды.

Авыл бәйрәме иртәдән кичкә кадәр дәвам итте. Һәркайсы бу тарихи бәйрәмдә катнашканына горурланып, киләчәктә дә бу традицияне ата-бабаларыбыз истәлегенә дәвам итәрбез дип таралыштылар.

Земфира ШӘРИПОВА, Тубыл шәһәре.
(Нәсимә ТАШБУЛАТОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума