#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Авылыбыз юбилярлары

последние и лучшие новости искусства в мире

34-12Первомайка авылында яшәүче, үзе Индәрдә туып-үскән Әлминур апа Карымова 8 сыйныфны тәмамлагач, Төмән шәһәренең сәүдә училищесына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлап, үз авылына кибеткә эшләргә кайта.

Күрше Бигәтен авылы егете белән танышып, тормышка чыгып күчеп китәләр. Анда да ул кибеттә, иптәше Маннур Первомайка урман хуҗалыгында эшлиләр. Бер-бер артлы кыз белән егет туа. Кызганычка, иптәше озак яшәми, апабыз ике бала белән ялгыз кала.

Соңрак үзенә тагын пар очрата - Зәйнетдин җизни белән тормыш коралар. Бер малайлары туа. Зур итеп яңа йорт салалар.

Әлминур апа уң як учын станокта өздерә. Шулай да ул сул як кулы белән сыер сава, кер дә юа, гаиләсен пешереп ашата. Бакчасында аның хәзерге көндә дә помидор, кыяр, чөгендер, чия, кура җиләге, төрле чәчәкләр үсә.

2018 ел бик кайгылы булды апабызга. Кызы һәм хәләл җефете бер-бер артлы бакыйга күчтеләр. Хәзерге көндә Первомайка авылында кызының кече малае белән көн күрә. Апаның егетләре Төмән шәһәрендә яшиләр.

Әлминур апабыз дин юлында, намаз укый, мөселман бәйрәмнәрен үткәрә, кунакчыл, тәмле ашлар пешереп, балаларын, оныкларын, туган-тумачаларын каршылап тора.

Без аны узган 65 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

34-14Икенче юбилярыбыз - Рәүфә апа Абдрахманова. 1981 елда мин 10 нчы сыйныфны тәмамлап, Индәр мәдәният йортына эшкә кердем.

Рәүфә апа ул вакытта китапханәдә эшли иде. Без төрле чараларны бергә үткәрдек. 1980 нче елларда агитбригада белән чәчү-уру вакытларында, машина кузовларында совхоз кырлары буйлап җырлап, шигырьләр сөйләп эшчеләрнең күңелләрен ачып йөри идек. Кинофильмнар башланыр алдыннан лекция уздыру, яңа китаплар белән таныштыру Рәүфә апаның эше булды.

Концертлар бергә куйдык, Рәүфә апа шигырьләр, җырлар, юморлар табарга булыша иде. Шуны да әйтергә кирәк, һәр партия съездларына агитация, плакатлар, һәр сайлауларга күргәзмәләр оештыру, халыкка яңа китаплар, журналлар, газеталар турында җиткерү җаваплы вазифа булды.

Газета-журналлар китапханәгә килә иде, аларны өйдән-өйгә йөртергә һәм яңалыклар турында сөйләргә туры килә иде аңа.

1972 елдан 1985 елга кадәр Рәүфә апа Индәр авыл китапханәсендә эшләде. Озак та калмый лаеклы ялга чыгарга вакыт җитте. Менә инде ничә ел Бигәтен авылында яши. Улы Риналны үстерде, хәзер ике оныгы бар. Ул гаиләсе белән Тубыл шәһәрендә яши, ял көннәрендә килеп йөриләр, әниләренең сәламәтлеген сорап телефоннан һәр көн шалтыратып торалар.

15 июль көнне Рәүфә апага 80 яшь тулды. Аңа сәламәтлек, озын гомер, исәнлек-саулык телибез.

Тания АЙБАТОВА, Вагай районы, Индәр авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836