#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Авылым урамы

последние и лучшие новости искусства в мире

Туган авылым түгел, яшәгән авылым. Күпме сер бу исемдә, бай тарихлы, ә эчендә – урамнары, йортлары. Авыл тирәсендә Мокыц, Майкамал, Комай, Партизан, Мишә куаклары... Кырлары, Иртеш, Тирмән, Болак елгалары, елга, күл тамаклары, косыклы урманнары. Урманыбызда – Сәйдулла, Урман, Ыслан, Корманак кырлары. Урман эчендә Бугай сазы. Кечкенә чакта елгаяк елган Цәпкә ярбашы, ерынцак һ.б.

Мәктәп. Мәчет. Кибетләр. Медицина пункты. Клуб. Авылыбызда яшәгән халкым...

Кая карасам да, җирдә матурлык, ә без шушы җирдә туып-үстек, яшәдек, эшләдек, балалар үстердек.

Гомер дигән пар ат алга чаба да чаба, беркем аны туктата алмый. Шыпырт кына, ишек ачып, картлыгыбыз килеп керде, үткән тормышыбызны уйлап, язмышны үзгәртеп, ялгышлыкларны төзәтеп яшәр идек дип уйланып утырабыз.

2018 елның көзе җитте. Хайваннар өйгә кайтмыйча, як-якка таралып китәләр. Менә инде икенче көн Алашкәм көтүдән кайтмады. Өметләнеп, әллә бүген кайтыр дип, тышка чыктым. Тыкрыктан атлап, Үзәк урамына килеп бастым. Дүрт якка юл китә. Әкияттәге кебек, кайсы урамнан, кайсы якка атларга дип басып торам. Бераз торгач башыма: “Нигә бу урамны “Укытучылар урамы” дип атамаганнар икән?” дигән уй килде. Күз алдыма шушы урамда яшәгән укытучылар килеп бастылар.

Уйласаң, урамдагы һәрбер йортта диярлек укытучылар яшәгәннәр, хәзер дә яшиләр. Менә минем каршымда Нурислам абый һәм Әнүзә апа йорты. Абыйның тормыш юлы, эше турында китап язарга иде. Ул авылыбызда мәктәп, интернат, ашханә һ.б. төзеткән. Күпме йокысыз төннәр үткәргән, сәламәтлеген югалткан. Озак еллар шушы мәктәптә директор булып эшләгән, тарих фәнен укыткан. Абыйның тормыш иптәше Әнүзә апа Борһан кызы заманында белемле укытучы булган. Безгә рус әдәбияты фәненнән белем бирде.

Төпле, тирән белем биргәннәре өчен без, укучылары, аларны рәхмәт сүзләре белән генә искә алабыз.

Нурислам Али улы Таштимировның йортына исемен яздырып, такта куярга кирәк дип уйладым. Абый турында киләчәк буын кешеләре белергә тиешләр. Ул моңа лаек.

Уңга борылып бераз атласаң, Әхмәтшәриф абый һәм Мәдинә апа Касыймовлар йорты. Абый татар әдәбияты белгече, ә Мәдинә апа рус әдәбиятын укытты, үзе кешелекле, кунакчыл иде. Хәзерге вакытта лаеклы ялда. Ул Төмән шәһәрендә кызлары, оныклары янында яши. Апаның тышкы гына түгел, эчке матурлыгы, холкы, тормышка карашы һәркемне үзенә тартып тора. Дуслары, туганнары күп, аралашып яши, һәркемне ике куллап каршы ала, елмаеп озата.

Авыл читендәге йортта Мөнәвәрә апа һәм Наил абый Хөсәиновлар яшәделәр. Мөнәвәрә апа мәктәп директоры булып озак еллар эшләде, өлкән классларда рус әдәбиятын укытты. Югары категорияле укытучы иде. Киң күңелле, ягымлы, кешелекле иде, гаиләсендә, туганнары арасында мактауга, зурлауга лаек булды.

Наил абый апа белән пар аккошлар кебек кулга-кул тотынып, бер-беренең ихтирамын тоеп, мәхәббәтләрен сүндермичә, күпләргә үрнәк булып яшәделәр.

Хөрмәткә лаек укытучылар яңа тормышка безне матур теләкләр белән озатканнар. Алар барысы да дөньяда иң гүзәл кешеләр.

Авылыбызнаң Үзәк урамында 28 йорт, аның 19ында укытучылар яшәгәннәр һәм яшиләр. Аларга хөрмәтебезне белдереп, шушы урамга Укытучылар урамы дип исем кушасы иде. Менә шундый уйлар борчый мине бүген.

Суфия БАКИЕВА, Вагай районы, II Вагай авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836