#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңа ел сынамышлары

последние и лучшие новости искусства в мире

Яңа елдан башка бер генә бәйрәм дә сынамышларга болай ук бай түгелдер, чөнки ул бит ике елның алышыну көне… Кешеләр элек-электән бу ике көннең ниндидер күзгә күренми торган серле бәйләнештә торуын аңлаган. Яңа ел бәхет-шатлыклар алып килсен өчен, халык әйлән-бәйлән уйнаган, такмаклар әйтешкән, нинди генә киемнәр кимәгән. Шулай итеп, ниндидер ышанулар барлыкка килгән. Кайбер сынамышлар бүген дә яши бирә. Аларның берничәсен искә төшереп китик:

Яңа елны күңелле итеп, яхшы кешеләр белән каршы алырга кирәк. «Яңа елны ничек үткәрәсең, елың шулай була», диләр бит.

Бәйрәм алдыннан беркемгә дә акча биреп торырга, шулай ук бурычны кайтарырга ярамый. Бу ел буена «кредит корты» булуга китерергә мөмкин.

Бәйрәмгә яңа, матур кием кисәң, ел буе киемең белән мактана алачаксың икән.

Өстәлегезгә ипи-тоз куярга онытмагыз, шулай ук ашамлыкка тотылган акчаны санамагыз: табын мулрак булган саен яхшырак.

Әгәр Яңа ел төнендә күк йөзе йолдызлы икән, бу - уңыш яхшы булуга, йолдызлар күп һәм куе икән - җиләкле җәйгә. Нык салкын һәм аз гына кар сибәләп торса - ипи уңышына, җылы һәм карсыз икән - уңыш кытлыгына.

Яңа елда беренче сатып алучыга әйберне арзанрак биреп җибәрү гадәте яши.

Яңа елның беренче көнендә авыр һәм пычрак эш эшләүдән тыйганнар, янәсе, бөтен елың шундый эштә үтәчәк.

Кызлар Яңа елның беренче көнендә гел яңа әйбер генә кияргә тырышканнар. Яңа кием-салым берничә булса, тагы да яхшырак саналган. Бер көн эчендә берничә мәртәбә яңа кием алыштырсаң, ел буе гел матур киемнән генә йөриячәксең, дип ышанганнар.

Яңа ел алдыннан өйдәге ватык савыт-сабаны чыгарып ыргыта һәм тәрәзә, көзгеләрне ялтыратып юа торган булганнар.

Ышануларынча, мул Яңа ел табыны алдагы елда да муллыкта һәм байлыкта яшәүне тәэмин итәчәк. Шуңа күрә дә бәйрәм өстәленә хуҗалыктагы кайсы нәрсәнең мул булуын телисең, шуны куя торган булганнар - итле ризыклар, ярма, камыр әйберләре, компотлар, бал, кесәл, акча һәм башкалар - барысы да табынга куелган.

Яңа ел җиткәнче йорт-җирегез чиста булса, ел да чиста узачак.

Яңа ел алдыннан кер юарга ярамый, бу гаилә әгъзаларыннан кемгә дә булса бәла китерергә мөмкин.

Яңа ел алдыннан иске, күңелсез вакыйгаларны хәтерләткән предметлардан котылырга кирәк.

Тормышны чиста биттән башлагыз – кирәге калмаган әйберләрдән котылыгыз.

Яңа елны күңелле компаниядә һәм яхшы кәеф белән каршы алсагыз, ел да шулай узачак.

Яңа ел алдыннан барлык кесәләрегезгә дә акча салып чыгыгыз, шул чакта сезгә финанс иминлеге юлдаш булачак.

Әгәр Яңа ел төнендә груша, йә алмагачка бармагың белән тукылдатсаң, көзен бу агачларның уңышы әйбәт була..

Сәгать телләре төнге уникегә җиткәндә теләк тели торган гадәт бар. Ләкин ул теләк бер генә булырга тиеш.

Бәйрәм алдыннан мохтаҗларга сиздерми генә ярдәм итсәң, киләсе елның сезнең өчен яхшы булуына ишарә булыр.

Табын әзерләгәндә ашъяулык астына акчалар тыгып калдыру да, киләсе елның уңышлы булачагына өмет уята.

Интернеттан.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836