Материалы

Яшик без, яшик әле...

последние и лучшие новости искусства в мире

Яшьтәшем, туганым, Хәтифәм! 8 нче июльдә сиңа да бит 70 яшь тула. Еллар бер-бер артлы үтә дә китә икән. Әле күптән түгел генә яланаяклы, ертык итәкле күлмәк кигән кызлар идек без. Шулай да без бик бәхетле идек. Кечкенәдән син бик сабыр, түземле булдың. Балачак истәлекләремнең күбесе синең белән бәйле. Синең әниең – Зәйдәбикә әбигә күбрәк мин иркәләндем. Авылның икенче очына кунакка барсак, мин аның җилкәсенә атланып, ә син яныбыздан ияреп атлый идең. Зурайгач, әнием безгә балачак маҗараларын сөйли иде. Бервакыт шулай әниләребез, олы апалар урманга утын йөкләргә киткәннәр. Өйдә без икәү калганбыз.

Элек авыл өйләрендә зур казаннар булган. Елгада су чиста булганда, әниләр бик иртә торып, казанны тутырып куялар. Чәй кайнатырга, аш пешерергә кирәк булганда, казан астына өч аяклы җайлама (таган) утыртып, ут ягалар. Ә мин инде “зур” кыз булгач, әниләрне аш пешереп каршы алырга булганмын. Сулы олы казанга Хәтифәне утыртканмын, казан астына тулы итеп утыннар салганмын да, шырпы эзлим икән. Бәхеткә каршы, күршедә яшәүче Хәйретдин бабай килеп кергән дә: “Нишләргә җыенасың, кызым?” - дип сорый икән миннән. “Әниләр утынга киткәннәр. Килүләренә Хәтифәне пешерәм”, - дигәнмен. Зурлар урманнан кайтканчы, бабай безне саклап утырган, ә мин барыбер Фатыйма әбиемә качып өлгергәнмен. Хәтифә гел миңа ияреп йөрде. Ул ничектер авырбасык иде, ә мин җиңел гәүдәле булганга, койма башларында, өй түбәләрендә йөрдем. Яшьлек еллары безне аерды. Ул авылда картайган әти-әнисе янында калды. Мин укырга юл тоттым, аннары эшкә юллама алдым. Язмышларыбыз гына охшаш булды. Икебез дә кадерлеләребезне югалттык: мин – улымны, ул – кызын. Озак та үтми тормыш иптәше Наил дә якты дөньядан китте. Аларга бер ел тулганда, олы апасы Юмабикә, берничә айдан апасының 15 яшьлек онык-кызы да дөньядан китте.

Башыма кайгы төште дип тормыштан суынмадың, туганым. Кызың, балаларың, оныкларың барга бәхетле син. Син бит әле иң кирәкле, иң саваплы эш тә башкарасың - дөньядан киткәннәрне тәрбия кылып соңгы юлга озатасың. Кешеләргә кылган яхшы гамәлләрең үзеңә изгелекләр булып кайтсын. Калган гомерләрең кайгы-хәсрәтсез исәнлектә-саулыкта балаларың арасында үтсен.

Чиксез хөрмәт белән туганың Галия АБНАЗЫРОВА,
Вагай районы, Усак авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума