Материалы

Язмышы - тимер юл

последние и лучшие новости искусства в мире

30-5Ваhап Газиз улы Әхмәтов Тубыл районы, Күкрәнде авылында Газиз Ваhап улы hәм Нәҗибә Насыйбулла кызы гаиләсендә 1950 елның 28 июлендә туа. Аңа бабасы исемен кушалар.

Ваhап абый акыллы, тыңлаулы булып үсә. Ул кечкенәдән музыка ярата hәм туган авылыбызда укытучы булып эшләгән, баянчы Рият абый Гарифхановтан дәресләр ала. Нотага карап баянда уйнарга өйрәнә.

Күкрәнде сигезьеллык мәктәбен тәмамлап, ул 9-10 классларны күрше авылы - Байкаловода укый. Анда ул бию коллективына йөри.

Ул вакытларда Байкаловода укытучы булып Азат Гыйззәт улы Сәгыйтов эшли. Ул, бар яктан талантлы кеше буларак, бик матур җырлый hәм алар бергәләп коллектив белән якындагы авылларда, Тубыл шәһәренең сәхнәләрендә концертлар куеп йөриләр.

Ваhап абыйга бию өчен зур размерлы итекләр табуы кыен була. Эзли торгач, Байкаловода яшәгән Авзал бабай Хәйретдиновта андый итекләр табыла. Ул итекләр белән яшь Ваhап күп концертларда катнаша.

Мәктәп тәмамлагач, ул бер ел Яркәү районы, Бурбар авылында мәктәптә эшли. 1969 елда аны армия сафларына алалар hәм ул Свердлау шәһәрендә хезмәт итә.

1971 елны армиядән кайткач, шул ук елны Төмән шәһәренә килеп тимер юлчылар училищесына укырга керә hәм уңышлы тәмамлый. Аны Төмән локомотив депосына тепловоз машинисты ярдәмчесе итеп эшкә алалар.

Ике елдан соң ул үзе машинист булып башта йөк, аннары пассажир поездларында эшли. Соңрак ул беренче класслы тепловоз hәм электровоз машинисты дәрәҗәсенә күтәрелә. Бу бик тә җаваплы эш аннан зур игътибарлылык таләп итә. Эшенә ул бик җитди карый hәм бар күңелен биреп, яратып эшли. Ул яшь вакытыннан тәртип ярата, бар эшен жиренә җиткереп намус белән башкара.

Тырышып эшләгәне өчен ул түбәндәге бүләкләргә, исемнәргә лаек була: «Оста - алтын куллар» дипломы, «Мактаулы эшче» исеме, «Депоның иң яхшы эшчесе» исеме, «Локомотивта авариясез 1 000 000 чакрым узган юл» билгесе, «Хезмәт ветераны» исеме hәм башка дистәләгән Мактау грамоталары hәм кыйммәтле бүләкләр.

Ваhап абыйга тәүлекнең теләсә кайсы вакытында да эшкә йөрергә туры килә. Ял көннәре - ял түгел, бәйрәм көннәре - бәйрәм булмый. Деподан кайчан чакырсалар, шунда, сумкасына термосын, азык-төлекләрен салып эшкә китә.

Тормыш иптәше Рәйсә җиңги эшенең үзенчәлекләрен дөрес аңлап, аңа яхшылап ял итү өчен уңай шартлар тудыра. Эш алдыннан Ваhап абый берничә сәгать алдан ук ял итәргә тиеш була. Хәтта эшеннән ничек ял итүен тикшереп киләләр иде.

Тимер юлында күп еллар эшләгәч, төрле көтелмәгән хәлләр дә очрый. Рельсларга төрле кыргый яисә йорт хайваннары чыккалый иде, ә поездны кинәт туктатып булмый.

Ә кайвакыт кызыклы хәлләр дә килеп чыга. Бервакыт ул Тубыл шәһәре ягына барганда, Усть-Тәүде станциясен уза. Тимер юл читендә ул берничә хатын-кызны күрә. Бу Кызылъяр авылыннан җиләк-җимеш, үлән җыярга дип чыккан хатыннар була. Ваhап абый аларның берсен - якын туганыбыз Рәхилә апа Ибраhимованы танып ала hәм: “Рәхилә мамака!», - дип кычкыра. Хатыннар гаҗәпләнеп: «Йә, Рәхилә, сине хәтта поезддан сәламлиләр», - дип көлешәләр.

Ваhап абый Төмән депосында укуы белән бергә 35 ел эшли hәм 55 яшендә лаеклы ялга чыга.

Ул бик җыйнак һәм тыйнак, кешелекле, пөхтәлек ярата. Сеңелләренә булышлыгы күп тия. Әтиебезнең бертуганы хәрәкәтсез түшәктә ятканда, ул өч еллап даими рәвештә аның янына барып ярдәм күрсәтә hәм соңгы юлына озата.

Рәйсә җиңги белән алар 50 елга якын бергә гомер кичерәләр. Кызлары Алсу, кияүләре Рәфис hәм өч оныклары бар. Оныкларын карарга ярдәм итәләр.

Ваhап абый 70 яше тулуга карамастан, бүгенге көнгә кадәр эшләп йөри. Аңа сәламәтлек, уңышлар телисе кала.

Кадрия КУРМАНОВА, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума