#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Баешта Мәүлет ашы

последние и лучшие новости искусства в мире

1-7Мәчет – әхлакый тәрбия бирә торган бер мөкаддәс йорт. Адәм балаларын тынычлыкка, яхшылыкка, дуслыкка, туганлыкка, гаделлеккә, яхшылыкка чакыра, күңелләребезгә рухи тәрбия бирә торган Аллаһы Тәгалә йорты. Билгеле, мәчеткә йөрүчеләр анда ничек барып керергә, ничек чыгарга, нинди догалар укырга кирәклеген һәм үзеңне ничек тотарга икәнен белергә тиешләр.

“Яңарыш”тагы белдерү буенча 9 декабрь көнне өлкәбезнең төрле төбәкләреннән Вагай районы, Баеш авылы мәчетенә Мәүлет ашына җыелдылар. Борын-борыннан күп кешеләр Хәким шәех күмелгән Баеш астанасына барып, изге затның рухына догалар укып, хәер-садакаларын тапшырып кайтуны күңелләрендә зур өмет һәм канәгатьлек белән башкарганнар.

Анда барып кайткач, үз-үзеңдә җиңеллек тоясың, чын мөселман булып яшәү хисләрең арта. Бу җыенда, иң әһәмиятлесе, өлкәбез авылларындагы мәчет имамнары күп җыелган иде. Төмән шәһәреннән Фатыйх хәзрәт Гарифуллин алар белән халыкны таныштырып, күбесенә сүз бирә барды. Имамнар: Тубыл шәһәре, Хуҗайлан, Икенче Вагай, Тубылтора, Яңа Атьял, Акъяр, Сала, Казанлы һ.б. мәчетләр җитәкчеләре иде. Үзләрен тотышлары, белемле һәм урынлы сөйләгән вәгазьләрен тыңлап, күбесенең яшь имам булуларына сокланып, горурлык хисләре тоеп утырдык.

Кызганычка каршы, Баеш авылы мәчетендә мулла юк икән. Җыелган халык мәчетне салдыручы Әнисә Зәйнулла кызы Шихова, хәзерге көндә мәчетне караучы һәм саклаучы Нурикамал Хәкимҗан кызы Хучашевага зур рәхмәтләрен җиткерде. Шушы өлкән яшьтәге апайлар оештыруында һәм күпләрнең ярдәме белән мул табын артында Мәүлет ашы оешкан рәвештә үтте. Җыелган хәер-садака акчаларының Баеш астанасына яңа кыршауга китәчәген белдерделәр хуҗабикәләр.

Мондый җыен-ашлар дөньяда шушы өч әйбердән дә – иман, мәхәббәт һәм дуслыктан кадерлерәк әйбер юк икәнен раслый торган чараларның берсе.

Рәшидә БАКИЕВА, Тубыл районы, Маслау авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836