#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Балачагыннан эшләргә ярата”

последние и лучшие новости искусства в мире

12-12Безнең әби - Клара Хисам кызы Галимова Ялутор районының Калмаклар авылында авыр 1941 елда, сугыш башланырга өч ай кала дөньяга килә. Ә быел 12 мартта ул үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Әбиемнең әтисе мактаулы кеше булган, укытучы булып эшләгән, әнисе колхозда хезмәт иткән. Гаиләдә алар өч бала - олылары Рафаэль һәм ике кыз - Наҗия белән Галия (Клара) үсәләр. Әнисе иренә әйтмичә, документка Галиянең исемен Клара дип яздыра. Әмма әтисе аңа Галия дип эндәшә.

Менә шулай әби документлар буенча Клара булса, якыннары өчен Галия булып кала. Сугыш башлангач, әбиемнең әтисе фронтка алына һәм ул яу кырыннан әйләнеп кайтмый, «хәбәрсез югалган Хисам Сабагутлин улы Шәйхетдинов» дип санала. Шундый катлаулы вакытта хатыны өч бала, карт әтисе һәм 12 яшьлек кече сеңлесе белән кала. Яшәүләре бик авыр була. Әбием мәктәптә яхшы укый, укуын тәмамлагач, бераз колхозда эшләп ала. Әмма аңа авыл егетенә кияүгә чыгарга язмаган була. Көннәрдән бер көнне азык-төлек алырга дип Төмән шәһәренә бара, шунда ул булачак тормыш иптәше Зәки Галимовны очрата.  Күрәсең, озын чәчле, сөйкемле кыз егетнең күңелен тиз яулый, озак уйлап тормыйча, ул авылга кыз сорарга китә. Әбием дә аны беренче күрүдә үк, ышанычлы, эш сөюче кеше дип күрә. Менә шулай әбиебез туган авылын, якыннарын калдырып, Төмән шәһәренә яшәргә китә. Бабаем яхшы, зур өй сала, алар ике малай - Марат һәм Радикны үстерәләр. Бабаем кырда хезмәт итә, әбием ит комбинатына эшкә урнашып, анда пенсиягә кадәр эшли. Эшләгән елларында Новосибирск шәһәрендә читтән торып белем ала, комбинатның мактаулы хезмәткәре була. Ул Советлар Союзы буйлап командировкаларга йөреп, дөнья күрә. Һәр сәяхәттән истәлекле әйберләр алып кайтырга тырыша. Әбием балачагыннан ук эшләргә яратып үсә, шуңа, олы яшенә карамастан, әле дә бик эшчән ул. Бары хезмәт сөю аркасында гына гаиләсендә, эш урынында шундый зур уңышларга ирешә. Бүгенге көндә лаеклы ялда булуына карамастан, әбиебез кул кушырып тик утырмый, яздан көзгә хәтле дачасында эшли. Анда бер чүп күрмәссең, һәр җирдә тәртип аның. Кышның озын кичләрендә ул җылы оекбашлар бәйли. Безгә нәбәрәләрен карарга булыша. Балалары һәм оныклары гына түгел, хәтта нәбәрәләре дә карт әбиләрен бик яраталар. Ул аларга әкиятләр, тормышыннан кызыклы хәлләр сөйли, алар яратып тыңлыйлар, аңа ярдәм итәләр, аны замана техникалары белән кулланырга өйрәтәләр. Җылы көннәр башлану белән ул туган авылына, бабаебыз белән Марат улының каберләренә барып кайта. Кызганычка каршы, бабаебыз белән зур улының гомерләре бик кыска булды. Бүгенге көндә аңа тормышны һәм безне яратуы тормыштан ямь табарга, яшәргә көч бирә.

Альбина ИСЛАМОВА, Төмән шәһәре.
(Рәүфә К
АНГАЗИНА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836