#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Балачак, яшьлек хатирәләрен искә алып

последние и лучшие новости искусства в мире

Минем язмам 1 класстан алып Тубыл институтын тәмамлап, лаеклы ялга чыккач та, кайда яшәсәк тә, шушы көнгә кадәр дуслык элемтәләребезне өзмичә аралашып яшәүче авылдашым, сердәшем, эчкерсез, саф күңелле дустым Тәския турында бара.

Безнең әниләребез дә үзара аралашып яшәделәр. Алар 3 дус иде – Тәскиянең әнисе Айсабану апа, минем әнием Камилә, өченчесе Фатыйма апа, аның иптәше минем әтинең туганы булган. Кая барсалар да, өчесе дә бергә булдылар.

Элек, 1954 елларда, сирәк кенә булса да, елына бер Төмәнгә Казан артистлары килгәли иде. Әниләребез артистларны күрергә кичке автобус белән китеп, концерттан соң такси яллап кайта торганнар иде. Алар яшәгән чорда дини бәйрәмнәр үткәрүләр тыелса да, Ямбай авылында, ничектер, дини бәйрәмнәр, ашлар, гает намазлары, гаетләшеп йөрүләр гөрләп барды. Хәтта без дә, укучы кызлар, җыелышып гаетләшеп йөрдек. 2 мәчетебез дә хөкүмәт кулында булып: берсе амбар-икмәк склады, икенчесе мәдәният йортына әйләнде. Гает намазлары минем әби-бабай йортында укылды.

Авылда иң өлкәне Фатыйма апа булса, иң яше Айсабану апа иде. Ул йөрәк өянәге белән 50 яшендә вафат булды. Әнием 64 яшендә, ә Фатыйма апа 80 яшен тутырып бакыйга күчтеләр, урыннары җәннәттә булсын.

Без, аларның балалары, аралашуны дәвам итеп яшибез. Фатыйма апа кызы Идия белән сеңлем Зөлфирә дә дуслар булдылар. Кызганыч, сеңлемнең вафатына 2 ел тулды, урыны җәннәттә булсын. Без Тәския белән 7 нче классны тәмамладык, ул вакытта Ямбай мәктәбе 7 еллык кына иде. 3 ел Асланада укыдык. Аннан соң Тубылга барып, Тубыл пединститутын тәмамладык. Эшкә төрлебез төрле якка таралсак та, 7 елдан соң тагын да ул Тарманда, мин Киндерледә торып, авыллар арасы ерак димәдек, аралашып яшәдек. Аның иптәше вафат булгач, ул туган авылы Ямбайга кайтып, мәктәптә эшләп, лаеклы ялга чыкты. Хәзерге көндә кызы һәм кияве тәрбиясендә яши.

Динара ХӘБИБУЛЛИНА, Түбән Тәүде районы, Киндерле авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836