#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Барысы өчен дә рәхмәт!

последние и лучшие новости искусства в мире

Тубыл районы, Тубылтора авылында туып-үскән Венера Ибраһим кызы Багишева яраткан әти-әнисе, ике энесе янында үсеп, аларга ярдәм итеп яши. Медицина училищесын тәмамлагач, Венера апа балалар белән мәктәп-интернатта да эшли. Тубыл педагогия институтыннан соң, Дегтярево урта мәктәбендә тарих укытучысы, ә кыскартуга эләккәч, социаль яклау хезмәткәре эшен башкара. Сайлаган һөнәрләренең һәрберсе, аның игелекле эшләрен чагылдырып, бүгенге көнгәчә үз эзен калдырды. Социаль яклау хезмәткәре булып эшләгән чорында да, аннан киткәч тә ул өлкәннәрнең үтенечләрен кире какмый, аларга төрле тиешле ташламаларга кагылган документлар төзүдә, материаль булышлык, исемнәр алу буенча ярдәм итә. Нәтиҗәсе нинди булуга карамастан, ул үзенә мөрәҗәгать иткән пенсионерларда өмет, ышаныч тудыра.

Балалар һәркайсы әти-әнисенә икешәр онык бүләк иттеләр. Ярдәмчел, кайгыртучан Венера үз балаларын гына түгел, ә племянникларын үстерешергә дә ярдәм итте.

Һәр ел саен бакчачылык, “Алтын көз”, Өлкәннәр көне күргәзмәләрендә катнашып, килүчеләрне һәм жюри әгъзаларын җылы йөз, елмаюы белән җәлеп итеп призлы урыннар ала.

Венера Ибраһим кызы әле дә кош-корт, хайваннар тотып, сөтен-маен сата, аңа бу эштә балалары - зур ярдәмчеләре. Озак еллар ул өлкә газеталарына авылдашлары, белгечәр, күп балалы гаиләләр, Бөек Ватан сугышы ветераннары, авыл проблемалары турында язып тора.

Венера апа һәрвакыт киң күңелле, игътибарлы, ярдәмчел. Йолдызлыгындагы “Кем көтә белә, шуңа барысы килә” принцибы аңа тәңгәл килә. Барысы өчен дә рәхмәт, Венера апа, сезнең кайгыртуларыгыз игътибарсыз калмас, Аллаһы бирсә.

Авыл халкы исеменнән Р.СӘЙДӘШЕВА.
Тубыл районы, Тубылтора авылы.
(Нәсимә ТАШБУЛАТОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836