#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2023
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Башлангыч хәрби әзерлек фәне кайтачак

последние и лучшие новости искусства в мире

2023 елның 1 сентябреннән мәктәпләрдә башлангыч хәрби әзерлек фәне укытыла башлаячак. Без укыганда НВП дип атала иде.

1950-1970 елларда Бөек Ватан сугышы ветераннары, хәтта гражданнар сугышы сугышчаннары да исән иде. Кайбер мәктәпләрнең «Кызыл эзтабарлары» зур хезмәт башкардылар: сугышта һәлак булучыларның, кайтучыларның исемлекләрен төзеделәр. Ватанны саклаучыларга багышлап һәйкәлләр төзелә башлады. Бүгенге көндә дә эзләнү отрядлары һәлак булучыларның исемнәрен торгызалар, әмма бу аз. Бөек Ватан сугышы бик күп корбаннарны китерде, шуңа күрә мәктәпләргә яңадан башлангыч хәрби әзерлекне кайтару мөһим. Кадрлар бар, материаль әзерлекне актив кешеләр башкарачак.

Яркәү районы мәктәпләрендә дә шулай булды. Военруклар укучылар алдында зур абруй-авторитет казандылар. РОНО мөдире Георгий Сотников ялгышлык күрсәткән мәктәп директорларына каты булды. Бурбар урта мәктәбендә военрук Наил Мөхәммәтов актив эшләде. Бүгенге көндә дә аны мәктәпне тәмамлаучыларның очрашу кичәләренә беренчеләрдән чакыралар.

Мәктәптә башлангыч хәрби әзерлек кабинетын ачу өчен матди ярдәмне «Тура» лесобазасы директоры Семен Либерман күрсәтте. Аның акчасына техник чаралар сатып алынды. Кабинетны җиһазларга мөмкинлек булмагач, үзләренең талантларын, осталыкларын военрук Наил Мөхәммәтов, физкультура укытучысы Валерий Лебедев күрсәттеләр. Соңыннан Валерий Сергеевич Төмәннең 81 нче һәм 56 нчы мәктәпләрен җитәкләде.

Яшь укытучылар кышын массалы уеннар оештырдылар. Кырда укучылар белән кардан окоплар төзеделәр, алар арасына биек калкулык ясап флаг кададылар. Балалар һөҗүмне быргы сигналы буенча башладылар. Аларның чыр-чу тавышлары еракларга ишетелде. Бер-берләренә йомарланган кар ыргыттылар. НВП дәресендә коралны сүттеләр, җыйдылар гына түгел, алар тизлеккә ярыштылар.

Роза ХӘКИМОВА, Төмән шәһәре
(Диләфрүз Ф
ӘХРЕТДИНОВА тәрҗемәсе)

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836