#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Бәбкәм”

последние и лучшие новости искусства в мире

44-9Әби шулай дип атады мине.

Бәбкәм - кош баласы.

“Бәбкәм!” - диде ул июнь иртәсендә, “каен җиләген җыеп кайтырга иде”.

Без сеңелләребез белән җиләккә барырга ярата идек.

Резин итекләр киерттеләр, штан балагын итек эченә тыктык. Итекләр мәҗбүри, чөнки сазлыкта елан күп, әмма, нигездә, агулы түгел, иң мөһиме, аларга тияргә ярамый.

Башка ак ситсы яулыклар яптык. Талпаннар турында ул вакытта сөйләшми дә идек, ә черкиләрдән эш коткарды.

Кырлы стаканнарны алып, иртән өйдән чыгып китәбез.

Бакча артыннан сазлыкка борылабыз һәм бу җиләккә юлның иң куркыныч өлеше иде. Без түмгәкләрдән сикерә-сикерә барабыз, кулда юлны тоемларга таяк бар. Кайчагында итектән су керә, аяк бата, ул чакта мине дә, итекне дә тартып чыгарырга апаларым ярдәмгә киләләр. Суны агызып, янә юлга чыгып китәбез.

Юлның бу өлеше йөз метрдан артык түгел, әмма аны ярты сәгать диярлек уздык, сак кына, бер-бер артлы бардык. Кинәт сазлык артында каенлык барлыкка килде, кояш нурларының алтын агымнары каен ботаклары арасыннан үтеп, аланны яктылыкка күмгәннәр, нәкъ менә шунда җиләк үсә. Җиләкнең кабатланмас исе үзенә тартып тора, аны берни белән дә чагыштырырлык түгел.

Әби: «Аланнар кешеләргә үз хәзинәләрен теләмичән генә ача. Җиләк-җимеш сине күзәтә сыман, урманга нинди уйлар белән килгәнсең: яхшымы, әллә начармы? Җиләк эш сөючән кешеләргә генә ачыла, аны табу өчен, мең тапкыр яфрагын ачып карарга кирәк», - дип аңлата.

Ә менә гаҗәеп сусыл җиләкләр мине тукталырга мәҗбүр иттеләр. Ә исләәәрее! Каядыр шәпшә быжылдый, энә карагы очып китте, чәчәкләр сокланып, иснәп туймаслык! Мин алан тулы сусыл җиләкләргә гаҗәпләнеп бер адым да атлый алмыйчан катып калдым. Бу әкият иде. Әлеге тормыш бәйрәмендә артык булмасам да, чакырылмаган да идем. Мин күзәттем. Ә табигать миңа игътибар итеп тормады. Монда үзгә бер дөнья иде. Биредә бар нәрсә дә мөһим һәм һәркемгә аңлаешлы.

Стакан бик тиз тулды, ә юлның кире өлешен без йөгереп кенә уздык, сазлыктан курыкмадык.

Өйдә әбиебез һәм яңа савылган парлы сөт көтә иде. Каен җиләген изеп, сөт салып, яңа пешкән икмәк белән ашадык. Аның тәме таң калдырды һәм ваемсыз бәхетсезлеккә чумдым.

Әлмирә САЖИНА, Төмән шәһәре.
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836