#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2023
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Бер гаиләдән ике офицер

последние и лучшие новости искусства в мире

Башлангыч хәрби әзерлек (НВП) дәресләренә укытучы Наил Мөхәммәтов еш фельдшер Антонина Верблянскаяны чакырды. Ул Яркәү районы, Бурбар мәктәбе балаларына медицина ярдәме күрсәтергә өйрәтте. Үзләренең инициативаларын сабыйлар да күрсәттеләр. Елганы кардан чистарттылар, кичләрен шушы катокта әти-әниләренең иске фуфайкаларыннан тез саклагычы, култыксалар тегеп, тимерчыбыктан битлекләр, фанердан калкан ясап уйнадылар.

Үзләренең уеннар оештыручылары да бар иде. Елгада Марсель Сайбукаев идарә итте. Балаларга сафка тезелү һәм җыр смотры ошый иде. Аңа бик җитди әзерләнделәр, мәктәп коридорында яисә урамда атладылар.

Зиннур Нигъмановның отряды ничек атлавын сокланып карый идек. Укучылар да гел хәрбиләргә охшарга тырыштылар. Соңыннан Зиннур Варшава килешү (пакт) оешмасында хезмәт итте, Әфганстанда сугышты, авыр яралар алды, пенсиягә подполковник булып чыкты. Бертуганы Гали Нигъманов аны уздырды, полковник дәрәҗәсенәчә күтәрелде.

Абхазиядә, Кавказның башка почмакларында хезмәт итте. Үзенең тапкырлыгын, кыюлыгын Гали мәктәптә   укыганында ук күрсәтте.

Бервакыт, Бурбар балалары велосипедларда авыл советыннан белешмә алырга Иевлевога бардылар. Кирегә кайтканнарында аларга вак ташлар белән Чеганово авылы сабыйлары очрый. Гали велосипедлардан ныгытма ясый. Бурбарлылар очып килгән ташларны җыеп, һөҗүмгә күчәләр. Икенче көнне Иевлево мәктәбенең класс җитәкчесе Чеганово авылы укучыларын «учительская»га чакыра. «Геройлар, кичә ничек кунакларны каршы алуыгызны сөйләгез», - ди ул балаларга. Безнең алдыбызда «синяк» күзле, керле киемдә сабыйлар төркеме басып торды.

Зарифулла Нигъманов гаиләсендә ике кадрлы офицер үсте. Егетләребез армиядә хезмәт итүне Ватан алдындагы изге бурыч дип исәплиләр. Баш тартучылар, дезертирлар булмады.

Роза ХӘКИМОВА, Төмән шәһәре
(Диләфрүз Ф
ӘХРЕТДИНОВА тәрҗемәсе)

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836