#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Бер күрешү – үзе бер гомер

последние и лучшие новости искусства в мире

Тәңрегә мин зур рәхмәтлемен, Аның бирмеше белән 2018 нче елда ике шигырьләр җыентыгым - “Сораулар борчыйлар” (235 шигырь) һәм “Моңга манып шигырь язам” (132 шигырь) дөнья күрделәр. Укыганнар беләләрдер, алар арасында чиләре-пешмәгәннәре дә, тискәреләре-чәнечкелеләре дә, тел-дин-яшәеш-замана турында да бар. Мактауга лаек күренешләрне һәм шәхесләрне дә әһәмиятсез калдырмаска тырыштым. Күренекле шәхесебез Бәхтияр Агишев тәкъдиме белән, себер татар телендә үземнең “Мин – сугыш баласы” дип аталган автобиографик повестем март башында дөнья күрде.

Яз, яратып укыйбыз, диючеләр дә бар. Рауза һәм Клим Садыйковлар, Мәхмүдә һәм Мансур Әминовлар, Идия һәм Закир Закировлар, Хөсниҗамал һәм Рәхимҗан Боһардиновлар, Фәрзәнә һәм Әхсәм Буранчиннар, Фүзия һәм Хөсәен Кутумовлар, Наилә һәм Михтәр Ижбулаевлар, Сөнгәтулла Бекенин, Римма Умитбаева, Сәкинә Нотфуллина, Клара Кутумова, Алсу Хәлитова, Рәшидә Бакиева, Гөлсинә Ташкеева, Гөлҗиһан Закирова, Фазилә Урамаева, Хәмидә Урамаева, Мирфайзә һәм Зәкия Фазыйловалар, Вәчир укытучылары һ.б. күңелне күтәреп куялар һәм көч өстиләр.

Шөкер, шигърият яраткан милләттәшләребез дә бар. Кемнәр үзләре язалар, кемнәр язылганны укыйлар. Безнең татар арасында язмаучы да, укымаучы да җитәрлек. Китапны тик-бушлай бирсәм дә, килеп алмаучылар бар. Тубыл төбәгендәге авылларга рәхмәт. Күрмәгән авыллар сирәк калды. Килеп тә алалар, чакырып та калалар. Алар үзем кебек гади, эчкерсез кешеләр, хәлемә керәләр, пенсия акчасына китап чыгаруымны беләләр. Тыйнак кына иҗатыма бәя биреп, очрашуга чакырган, күрешергә йөргән, шигырьләремне яраткан дусларга, милләттәшләремә рәхмәтемне белдерәсем килә.

Тубыл татар үзәгендә, Тубыл район китапханәсе оештырган чарада Прииртышский поселогында М.Җәлилне искә алу кичәсендә, Абалакта район мәдәният үзәге оештырган “Татар теле” көнендә катнашырга туры килде. Вәчир авылы китапханәсе безнең белән очрашу кичәсен бик матур итеп үткәрде. Зөләйха Фазыйлова иптәше Искәндәр белән үз машиналарында килеп алдылар, китереп куйдылар. Җәмәгатем Ризмөхәммәт белән анда эшләгән елларны да искә төшердек. Укучыларыбыз, коллегаларыбыз, укучылар Рузилә Хисәметдинова белән Риана Барсукова бик матур чыгыш ясадылар, кыскача безнең биографияне сөйләделәр. Мирфайзә Фазыйлова “Байларга” шигыремне сөйләп тә күрсәтте, кешеләрнең өйләренә кереп тә укыйм, диде. Вәгыйзә Айдуллина, Галия Хисәметдинова һ.б. җылы сүзләр әйттеләр. Авылның иң өлкән яшьтәге, хөрмәтле кешесе Кәбирә апа Камалетдинова-Барсукова истәлекләре белән бүлеште. Очрашуны оештырган Зөләйха Фазыйловага, килүчеләргә, чыгышлар ясаучыларга, шигырьләремне укучыларга зур рәхмәт әйтәсе килә. Икенче көнне дә эзләп керүчеләргә, бүләк-сәлам ияләренә дә бик рәхмәтлебез.

Бу көннәрдә Тубыл район китапханәсе (җитәкчесе Т.Ниязова) уңган һәм тырыш хезмәткәрләре Розалия Әминова һәм Эмилия Иванова Тубылторада очрашу кичәсе үткәрделәр. Минем китапларымнан күргәзмә оештырдылар. Китапханәдә эшләүче Әлфия Хәлилова белән Тәнзилә Хәлитова авыл халкын чакырып эчтәлекле матур күрешү чарасы уздырдылар. Биредә кунаклар да, шул көндә уздырылган аш өстәленнән чыкканнар да, шигърият яратканнар да бар иде. Розалия ханым кыскача тормыш юлым белән таныштырды. Миңа да сүз бирделәр. Тубылторалылар җылы һәм үз күреп каршылаганга, мин дә күңелем булганча сөйләдем, шигырьләремне укыдым, сорауларга җаваплар да булды. Иҗатым белән танышлар чыгыш ясадылар. Бигрәк тә Нәҗифә Багишеваның “Гаепсез корбаннар” поэмамнан өзек укуы бик үтемле булды, аз гына елатмады. Закира Әпсәламованың чыгышы күңелгә килде. Сүз әйтми калучылар булмады, диярлек. Тубылторалылар сүзгә дә, эшкә дә, ашка да осталар икән. Бергәләшеп өстәл артында чәйләр эчеп әңгәмә кордык, аралаштык, хәлләр белештек. Шундый җылы, күңелле итеп оештырылган әмәл һәркемнең күңеленә хуш килде.

Бу мәкаләм белән нәрсә әйтәсем килә. Туганнар, дуслар, милләттәшләр, әйдәгез, булдыра алган кадәр күрешеп-очрашып яшик. Бу яшькә җитсәң дә, гомер кыска булып тоелыр икән. Эшләнәсе эшләр дә, әйтеләсе сүзләр дә күп... Шөкер, дуслар да, туганнар да байтак. Һәркайсының телендә берүк сүзләр: барасым килә, күрәсем килә, вакыт юк. Гел дөнья кумаска да кирәктер бит. Гел балалар, оныклар өчен генә яшәргә димәгәндер бит! Үзең өчен дә яшәп калырга кирәк түгелме?! Әллә мин ялгышаммы? Дөньяга бер генә киләбез, ләбаса! Фани кала, байлык кала. Кешедән истәлек калырга тиештер...

“Яшьлеккә сәяхәт” ансамбленә, Тубыл район үзәгенә һәм китапханәсенә рәхмәт. Алар йөриләр, концерт күрсәтәләр, халык күңелен күрәләр. Җирдә әле яшәүчеләргә шуны әйтәсем килә: күрешеп-очрашып яшәгез, үкенмәссез. Вакыт, теләсәң, табыла ул. “Бер күрешү – үзе бер гомер”, “Күрешүдә – күңел җылысы”, “Күрешү – ул бәхет бүлешү”, “Гүрдә күрешү юк”, “Бер фикер яхшы, икәү тагы да яхшырак” икәнен дә онытмагыз.

“Яңарыш”ны укучыларга түбәндәге шигырьне бүләк итәсем килә.

Күрешеп яшик

Хәл белешеп, күрешеп яшәгез,
Югалтмассыз моннан берни дә;

Хәзер дә һәм соң да үкенмәссез,

Отышта булырсыз һәркем дә.

Исән чакта, вакыт юк димәгез,
Вакыт табыла ул, теләсәң;

Туганыңны, дусыңны яратсаң,

Кем икәнең онытып китмәсәң.

Булган яхшысын да, яманын да
Чыгарып салмассың урамга;
Туганнарың, якыннарың белән
Кулай булыр, салсаң уртага.

Очрашканда, булган уңышларны
Уртаклашсаң, арта шатлыклар;
Онытылып тора сагышлар һәм
Тормыштагы булган ваклыклар.

Аралашып яшәүне яратам,
Сәбәбен тапмыйм яратмаска;
Туганны тырышам юатырга,
Дусны тырышам югалтмаска.

Бер күрешү – үзе бер гомер дип,
Юкка әйтмәгәндер бабалар;
Туганлык тамырларын өзмәгез,
Үрнәк алып үссен балалар.

Зилә.

Тубыл шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836