Материалы

Беренче ярдәм ялгышлары

последние и лучшие новости искусства в мире

Җәрәхәткә йод яки яшел су сөртү. Теләсә нинди спиртлы препарат (йод, яшел су) җәрәхәтнең химик пешүенә китерә. Нәтиҗәдә җәрәхәтләнгән урын озаграк төзәлә. Яраны йогышсызландыру өчен водород перекисе, хлоргексидин яхшы. Йод һәм яшел су вак җәрәхәтләргә генә ярый. Анысында да җәрәхәт тирәсенә генә сөртәләр

Өшегән урынны уу. Суыкта озак булганда, колак, борын, куллар өшергә мөмкин. Беренче эш итеп ул урынны уа башлыйлар.

Бу — ялгыш. Туңганда кан тамырлары спазмы барлыкка килә, бу урында кан әйләнеше начарлана, кан тамырларының сыгылмалылыгы кими. Уып, капиллярларга зыян китерү куркынычы бар. Кул-аягын өшеткән кешене җылыга алып кереп, акрынлап җылыталар. Кеше тыштан җылынырга тиеш. Аңа исерткеч эчемлек бирергә ярамый.

“ИРЕК МӘЙДАНЫ” газетасыннан.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума