Материалы

Без әле дә бергә

последние и лучшие новости искусства в мире

Галия белән Усак авылында таныштык. Ул Вагай районы, Кече Уват авылыннан, ә мин Тубыл районы, Ләчек авылыннан. Икебез дә бу авылга киленнәр булып төшкән идек. Менә шуннан инде 50 елга якын һаман бергә. Яши торган йортларыбыз да бер-береннән ерак түгел. Галиянең каенанасында биш ир бала, бер кыз, ә минем каенанамда биш ир бала иде. Менә шул гаиләләрдә тату гына аралашып күрше-киленнәр булып яшәдек. Каенаналарыбыз (күптән инде мәрхүмнәр) эшчән, тырыш, тәрбияле, таләпчән, әйткән сүзләре – аткан ук иде. Әнә шул ике өйнең балалары арасындагы дуслыкны, татулыкны ничек әйтми китим? Ул вакытта халкыбыз бөтенләйгә башкача булган. Галия үзе мәктәптә эшли, өйнең хезмәте, ике сыер эштән кайтуга көтеп торалар. Өлгерми дә чараң юк, тикмәгә бит каенананың кушаматы “Офицер” булмаган. Аннан инде тормыш иптәше Әбдрәхим белән үзләре өй салып тормыш башладылар. Мал-туар тоттылар, тормыш иптәшенә эше буенча күп вакытлар читтә йөрергә туры килә. Ике бала, укыту эше, өй хезмәтләре Галия карамагында була.

Галия Салих кызы күптән инде лаеклы ялда, хезмәт ветераны, өлкәбезнең танылган укытучысы. Галия апа бик матур һәм оста итеп тормыш кора белә. Оныгы Айдарның укудан кайтуын көтеп бакча-җимешләр утырта, аның яраткан ашларын пешерә. Ул уңган, тырыш апа. Хезмәт кылган арада эчтән генә көйләп, Сарман буйларына та барып кайта. Клубта кичәләрдә Митхәт абый Абушев баянда уйный, ә безнең Галия апа өздереп “Сарман”ны җырлап күрсәтә. Галия Салих кызы Абназырованың 8 февральдә 70 яшьлек юбилее. Галиябезгә оныгы Айдарның укуын тәмамлап, чын хирург булуын күрергә язсын.

Наилә, Рифхәт АБУШЕВЛАР.
Вагай районы, Аусак авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума