Материалы

Безгә «Хуҗабикәләр» килделәр

последние и лучшие новости искусства в мире

52-7Эске авылы белән Муллаш авылы арасында инде ничә еллар бер-берсе белән аралашулар дәвам итә. Менә безгә Муллаш авылыннан “Хуҗабикәләр” ансамбле килде. Алар 25 ел буена авыллар буйлап концерт куялар. Февраль аенда аларның 25 еллык юбилейлары икән. Хәзер ансамбльнең җитәкчесе - Җәгъфәр Касыймов. Мин аннан сорыймын: “Җәгъфәр, сездә шулай күпмени ансамбльләр?” – дип. Ул: “Бездә 12 ансамбль, рәхмәт Муллаш авылы халкына, авыр елларда да татарлыгыбызны югалтмыйча, үз гореф-гадәтләребезне, җырларыбызны саклап калуларына”, - ди. Бездә “Пышны” ансамбле дә кунакта булды.

Концерт зур алкышлар белән узды, халык бик яратты үзләрен. Артистлар да Эске авылын яраттылар. Мәдәният сарае зур, әйбәт, бинага ремонт ясалган. Артистларга чәй эчерделәр, рәхмәт белдерделәр. Муллашлылар, дус, бергә булыйк, аралашып яшик! Эске авылы халкы сезне Яңа ел белән котлый.

52-8Җәгъфәр Касыймов Тарман авылында “Саз” ансамблен оештырып, безнең авылга елына ике мәртәбә киләләр иде.

Төмән шәһәреннән “Яшь буын” татар яшьләре оешмасы яшьләребез өчен дискотекалар уздыралар, концерт та куялар. Мин аларның концертларын ике мәртәбә карадым. Яшьләр бик матур җырлыйлар, рухланып, күңелләр рәхәтләнеп карыйсың. Күптән түгел алар Эске, Чугунаево авылларына дискотека белән килергә белдерү бирделәр. Ләкин шул көнне, ниндидер сәбәпле, килмәделәр. Халык бик көтте аларны. Киләчәктә андый очракларда, килмәүләрен белдереп хәбәр бирерләр дип өметләнәбез.

Рәхимҗан МУЛЛАКОВ,
Түбән Тәүде районы, Эске авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума