Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Безнең җитәкчебез – горурлыгыбыз!

последние и лучшие новости искусства в мире

12-12Төмән районының Индрәй авылында туып-үсмәсәк тә, анда инде берничә ел гомер итәбез. Балаларыбыз мәктәпнең мәктәпкәчә яшьтәгеләр бүлеген тәмамлап, укый башладылар. Баланың төрле яктан үсешен тәэмин итү һәм буш вакытын файдасыз үткәрмәвен истә тотып, аларны түгәрәк, студияләргә бирергә уйладык. Үткән елның октябрь аенда Индрәй клубына үзебезгә шөгыль эзләп килеп кердек. Анда безне мөлаем йөзле, күркәм абый каршы алды. Аның белән танышып, музыка коралларының серләрен аңлаган, ярдәмчел бу кешенең Илгиз Ихсанов булуын белдек. Кабинетындагы берничә гармун, гитара, барабаннар безнең игътибарны җәлеп итте, бу абыйга ышаныч, аның һөнәренә мәхәббәт уятты.

Әле стенадагы төрледән төрле Мактау грамоталары, дипломнар, кубоклар, сувенирлар аның шикелле музыка остасы булырга теләк тудырды. Кечкенә вакыттан ук балалар гармун тавышын ишетеп үскәнгә (дәү әниләре уйный иде), күңелләрендә бу халык моңнары саклана әле. Клубтагы Илгиз абыйлары җитәкләгән түгәрәккә йөрергә тиз генә риза булдык. Атнасына ике тапкыр түгәрәктә шөгыльләнә башладык. Эше тыгыз булуга карамастан, абыйлары тиз генә уйнарга өйрәтеп тә куйды. Тәҗрибәле останың балаларны ике төркемгә бүлүе уңышлы килеп чыкты. Беренчесендә зурраклар: Денис Ихсанов, Илфат Халиков, Салават Калиев, Айрат Речапов; икенчесендә кечерәкләр: Марат Халиков, Адриан Тилимбаев йөрделәр. Алар бер-ике ай эчендә өйрәнеп, Әниләр бәйрәменә багышланган концертта катнаштылар. Аннары үткән концертлар тезмәсенә “Таң йолдызы” балалар иҗаты фестивале кушылды. Бу мөһим конкурста Каскара авылы мәдәният йортының зур сәхнәсенә балалар беренче тапкыр чыктылар. Һәм район күләмендә 3нче урынны алуга да ирештеләр. Әле татар мәдәният көннәре уңаеннан Явызбы авылына концерт белән дә бардылар.

Ата-аналар исеменнән хөрмәтле җитәкчебез Илгиз Ихсанов һәм аның тормыш иптәше Хөршидәне мәдәният хезмәткәрләре көне белән котлап китәсебез килә. Хөршидә 10 елдан артык клубта эшли. Аларсыз бернинди сабантуй, концертлар, митинглар да үтми. Хөршидә балаларыбызны җырларга өйрәтә, һәрвакыт үзе алып баручы ролен дә үти. Һәр ел саен төрле конкурс, фестивальләрдә катнашып, лаеклы урын алалар. Гомерләрен мәдәнияткә багышлаган гаиләләр өлкәбездә күп түгел. Аларга тырыш балалар гына килеп торсын, сәламәт булсыннар.

Регина ХАЛИКОВА, Төмән районы, Индрәй авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836