#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Биографиясе гади түгел

последние и лучшие новости искусства в мире

18-10Сугыш балалары – бу сүзләрдә күпме кайгы, авырту, җәфа чигү. Сугыш баласы Нурзия Сирачетдинова 1 мартта 80 яшьлек юбилеен уздырды. Шушы мактаулы яшькә горурлык белән авыр тормыш юлын үтеп, гомерендә катлаулы вакыйгалар кичереп, тормышка кызыксынуын, энергиясен, ихтыяр көчен, якыннарына, туганнарына мәхәббәтне саклап кала алып җитеште.

Сугыштан соңгы ачлы-туклы балачак. Ул елларны искә төшергәндә кабат елыйсы килә. Нурзиянең әнисе Фәүзия апа өч бала белән каенанасы һәм каенатасына күченеп ишек төпләрендә яши. Соңыннан бабае аерым кемнеңдер мунчасын сатып ала. Әнисе анда ике койка һәм өстәл утырта. “Чаналарга тал ботакларын төяп, күлнең текә ярына менүебезне онытып булмый. Аның белән кыш буе мич яктык, чөнки утынга агач кисәргә рөхсәт бирмәделәр”, – дип сөйли Нурзия.

Берзаман, әнисе яшертен генә нарат агачын кисә, шунда ук шушы җинаять өчен бөтен милкен тартып алырга килеп җитәләр. Фәүзия апа мендәрләрне яшерә, балаларны койкага утырта да, алыгыз ди.

Бервакыт, әнисе эштә булганда, кызның ашказаны “кычкыра”, энеләренең дә нәрсә белән булса да ачлыкны җиңәселәре килә. Нурзия тустыганнан су эчкәннән соң, беркүпме вакытка ачлыкны баса һәм идән астына запасы кышның уртасында ук беткән бәрәңгегә төшә. Анда караңгы һәм берни булмый. Кулы белән чираттагы тычкан оясын капшый һәм аның стеналарын җимерә. Кыштырдау белән тычкан патшалыгын куркытып, еракка, тирәнгә үтә. Һәм ниһаять, туфрактагы җәнлек чокырыннан бөтен ягы кырып шомартылган бәрәңге тартып ала. Тизрәк яктыга чыгарга ашыга. Бүген аларның кичке аш – чуенда чын азык диярлек “болтушка” булачак!

Илебез өчен хәлиткеч, борылышлы 1943 ел. Гаилә әтиләре – сапер Атаулла Мөслимовның һәлак булуы турында “үлгән кәгазе”н ала. Бу хәбәр Фәүзия апа өчен зур югалту була. Гаиләне туендыручы тормыш иптәшеннән башка балаларны ничек аякка бастырырга?! Ире сәламәт, эш яратучы була, аны ярата һәм кадерли, аракы эчми, тәмәке тартмый.

Нурзия 8 яшендә мәктәпкә укырга керә. Анда ул аяк киемсез китә. Кышны сөяк кебек кипкән кирза итекләрдә, калошларда йөреп уздыра. Яхшы укый, аны дәфтәр белән бүләклиләр дә әле.

Нурзиянең булачак тормыш иптәше Мидхәт Сирачетдинов та ятимлекне, ач балачакны кичерә. Ул эш сөючән, максатчан булып үсә. ДОК “Красный октябрь” оешмасында столярлык итә, аккумулятор заводында тартмалар ясый. Ямбай авылы халкы Мидхәтне оста биюче итеп хәтерли. Ишим, Тубыл балалар йортларында яши, һәр җирдә бии. Ачык мәйданнарда, мәдәният йортлары сәхнәләрендә, үзе эшләгән “Сибнефтемаш” заводында дан казана. Үзенең биюче талантын балаларына күчерә, мәктәптә бию түгәрәген җитәкли.

Нурзиянең хезмәт биографиясе дә гади түгел: тегү фабрикасы һәм фанера комбинаты, авыл советында хисапчы, китап кибетендә сатучы, соңыннан совхозда газ-баллон җайланмасы слесаре. Анда ул пенсиягә чыкканчы 16 ел эшли. Намуслы хезмәте өчен “Хезмәт ветераны” исеме, Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. Олы яшькә карамастан, бакчада эшләнә, чәчәкләр утырта.Тормыш иптәше белән ике ул үстерәләр. Олылары Илгиз Ми-8 вертолетында бортинженер булып Африка тропик далалары өстеннән оча. Кечеләре Рөстәм бизнес белән шөгыльләнә. Ана йөрәгенә балалары бертигез кадерле.

Нурзия! Без синең бетмәс-төкәнмәс ихтыяр көчең, бөтен әйбердә җиңүче булырга тырышуың алдында баш иябез. Син сөйкемле, нәфис хатын-кыз, балаларыңа, оныкларыңа үзеңнең мәхәббәтеңне бүләк итүче булып кала алдың. Хәләл пенсияңнең рәхәтен күреп, булганына шөкер итеп, дуслык хисләрен сүндермичән озак еллар яшә.

Педагогия хезмәте ветераннары: Бибинур МӨСЛИМОВА,
Люция ГОМӘРОВА. Төмән районы, Ямбай авылы.
(Диләфрүз Ф
ӘХРЕТДИНОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836